Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халык үз фикерен җиткерә

Күптән түгел Актанышта үткән хисап җыелышында муниципаль район җитәкчелегенең еллык эшчәнлеккә ясаган анализын һәм киләчәккә корылган планнарын тыңлаганнан соң, күңелдә туган кечкенә фикеремне хөрмәтле һәм җаваплы җитәкчеләребезгә газета аша әйтәсем килде. Районыбызның агросәнәгать тармагындагы уңышлы күрсәткечләре, спорттагы күп төрле җиңүләре һәм күп тармаклы төзелеш оешмаларының күркәм нәтиҗәләрен тыңлап бик сөендек,...

Күптән түгел Актанышта үткән хисап җыелышында муниципаль район җитәкчелегенең еллык эшчәнлеккә ясаган анализын һәм киләчәккә корылган планнарын тыңлаганнан соң, күңелдә туган кечкенә фикеремне хөрмәтле һәм җаваплы җитәкчеләребезгә газета аша әйтәсем килде.
Районыбызның агросәнәгать тармагындагы уңышлы күрсәткечләре, спорттагы күп төрле җиңүләре һәм күп тармаклы төзелеш оешмаларының күркәм нәтиҗәләрен тыңлап бик сөендек, әлбәттә. Тик Актанышыбыз урамнарының бик тар, кәкре-бөкре һәм тротуарсыз булуларының авыл халкы өчен хәвефле хәрәкәт һәм аяныч күренеш икәнен һәркем аңлыйдыр. Ленин проспекты һәм Тынычлык проспектында булган тротуарларның да тимер-бетон плитәләр түшәп ясалганнарын сүтеп, кабат яңартырга кирәк. Чөнки аларның берсе менгән, икенчесе төшкән, тигез түгелләр.
Тротуарларны яктыртырга тиешле фонарьлар машина юлы кырыена куелганлыктан, алар машина йөрү юлын яктырталар, тротуар караңгыда кала.
Гадәттәгечә, һәр елны урамнардагы элекке вакыттагы, яшеллек күрке булган өянке агачларының ботакларын агач кәүсәсенә терәп кисәләр дә, яңа ботаклар кечкенә булганлыктан, алар агач кәүсәсен кызу кояштан каплый алмыйлар. Бу исә бик тиздән өянкеләрнең корып юкка чыгуына китерәчәк. Чөнки кызу кояш нурларыннан саклаучы ботаклары кыркып бетерелгән чарасыз агачлар безнең өчен һава чистарту түгел, үзләрен дә саклый алмыйлар. Ирексездән сорау туа: кемгә кирәк ботаксыз агачлар һәм кабыклы баганалар? Агач күрке - яфрак бит, югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев