Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халык үз ризалыгын бирерме?

14 февральдә районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак. Авылларда һәр җирлекнең хисап җыелышлары вакытында үзара салым җыю турында сүз алып барылды. Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны...

14 февральдә районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак.
Авылларда һәр җирлекнең хисап җыелышлары вакытында үзара салым җыю турында сүз алып барылды. Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны төзек итеп тоту өчен җыела торган үзара салымга беркем дә каршы килмәс дип ышанабыз.
Референдум иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана, 20.00 сәгатьтә төгәлләнә. Шуннан соң сайлау комиссияләре бюллетеньнәрне санау эшенә керешәләр.
Җыелган акчалар банкларда махсус счетларга утыртыла. 2016 елда күпмесе нинди эшләр өчен тотылачагы алдан ук билгеләп куелды. Кабул ителгән карарларның закон таләпләренә туры килүе шарт. Чөнки үзара салымның тотылышы көчле күзәтү астында, бернинди тайпылышлар да була алмый. Финанс министрлыгы үзара салым акчасының кайчан һәм никадәр җыелуын, дәүләттән күпмегә арттырып кайтарылуын контрольдә тота.
Район территориаль сайлау комиссиясендә Рөстәм Вәлиев рәислек итә, урынбасары - Миләүшә Гыйлаева, сәркатибе - Эльвира Шәрәфиева.
Бу якшәмбегә планлаштырылган референдумда бердәм катнашыйк. Һәр кеше дә тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен үзеннән өлеш кертергә хаклы һәм бурычлы, шуны бервакытта да истән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев