Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халыкка ярдәмгә - “Халык контроле”

Республикада электрон "Халык контроле" мәгълүмат сис¬темасы эшли башлаганнан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан шактый хәбәр кергән. 1нче гыйнвардан бүгенге көнгә кадәр исә актанышлылар тарафыннан системада 20 хәбәр теркәлгән. Шуларның алтысы - территорияне төзекләндерү хакында булса, 12се - муниципаль дәрәҗәдәге юллар хакында. Ике хәбәр юл хәрәкәтен көйләүгә...

Республикада электрон "Халык контроле" мәгълүмат сис¬темасы эшли башлаганнан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан шактый хәбәр кергән.
1нче гыйнвардан бүгенге көнгә кадәр исә актанышлылар тарафыннан системада 20 хәбәр теркәлгән. Шуларның алтысы - территорияне төзекләндерү хакында булса, 12се - муниципаль дәрәҗәдәге юллар хакында. Ике хәбәр юл хәрәкәтен көйләүгә кагыла. Гомумән алганда, Актаныш районыннан мәгълүмат системасына кергән 20 хәбәрнең уникесе (60%) хәзерге көндә хәл ителгән. 4 хәбәр (20%) "планлаштырылган" стадиясендә, 3 хәбәргә (15%)"нигезле кире кагылды" тамгасы куелган, халыктан кергән бер сорау буенча эш алып барыла.
Республикада 2012нче елдан киң колач җәеп эшли торган «Халык контроле» системасын таш тишкән тамчы белән чагыштырырга була. Бер кешенең, иренмичә, интернетка кереп, җәмәгать урынындагы тәртипсезлек турында язып, ничәмә-ничә мәсьәләнең шулай хәл ителгәне бар.
«Халык контроле» системасы елдан-ел камилләшә, халык «утлы таба»га бастырган министрлыклар да зарларга ныграк игътибар бирә башлаган.
Кагыйдә буенча, биредә килгән зарлар ун көндә каралып, дүрт дәрәҗәнең берсе билгеләнә: «уңай хәл ителгән», «планлаштырылган», «эшләнә» һәм «кире кагылган». Әмма проблеманың ни сәбәпле хәл ителмәгәне аңлатылырга тиеш. Еш кына система башында торучылар кире кагылган мәсьәләләрне хәл итү ягын карый, чөнки халык хәл ителгән мәсьәләнең сыйфатыннан канәгать булмаса, теге таш тишкән тамчы сыман кабат «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә ала.
Уңай хәл ителгән гаризалар саны ягыннан үрнәк күрсәтүчеләр исемлегендә Экология һәм табигый байлыклар, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Дәүләт торак инспекциясе бар. Ә кире кагылган гаризалар саны ягыннан «кара исемлек» башында - Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев