Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хат ташучылар бүләкләнде

Узган атнада район почта элемтәсе бинасында 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде. Анда Яр Чаллы почтамтының газета-журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәттахова һәм Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар. Хат ташучылар хезмәтенең авырлыгы хакында күп тапкырлар язылса...

Узган атнада район почта элемтәсе бинасында 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде. Анда Яр Чаллы почтамтының газета-журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәттахова һәм Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар.
Хат ташучылар хезмәтенең авырлыгы хакында күп тапкырлар язылса да, үзләре бу өлкәдә хезмәт куймаганнар аны ныклап төшенеп тә бетмәскә мөмкин. Елның нинди фасылы булуга карамастан, иңнәренә авыр сумкаларын асып, урам буйлап газета-журналлар таратып йөрүчеләрне һәр өйдә көтеп алалар. Вакытлы басма вакытында килмәсә, аларны тиргәүчеләр дә җитәрлек. Чынлап та, бер рухи азык алырга ияләнгәч, аннан баш тарту авыр бит ул. Андыйларны газета-журналларга язылу бәяләренең артуы да туктата алмый.
- Бер укырга өйрәнгән кеше бәягә карап тормый, языла, - ди Эльвира Фәттахова да. - Актаныш районы бу яктан гел алдынгылар рәтендә йөри. Биредә газета-журналларга яздыру буенча да, товар сату буенча да гел планны үтәп киләләр. Башка районнарга үрнәк булып торалар.
Эльвира Фәттахова подписка барышында төрле редакцияләр игълан иткән конкурста җиңү яулаган хат ташучыларны да бүләкләде.
Хәзер почта бүлекчәләрендә тагын урак өсте. Алар 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру белән мәшгуль. Район буенча 22240 данә вакытлы матбугат чарасына яздыру планы куелган булса, бүгенгә алар шуның 25 процентын үтәгәннәр. Абунәчеләр аеруча "Актаныш таңнары", "Ирек мәйданы", "Акчарлак" газеталарына яратып языла икән. Подписка барышында Иске Кормаш, Олыимән, Чалманарат, Татар Ямалысы, Әтәс почта бүлекчәләре яхшы эшли, ә Яңа Кормаш, Татар Суыксу, Чишмә, Аккүз, Аеш почта бүлекчәләренә әле эшләрен активлаштырасы бар.
Бүләкләү тантанасында Илназ Хөҗҗәтов та 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына иң күп яздырган почта бүлекчәләренә, хат ташучыларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Почта бүлекчәләре арасында Иске Кормаш (җитәкчесе Гөлнур Бәшәрова), Чалманарат (Гөлфинә Кашапова), Күҗәкә (Ландыш Маликова) алдынгылыкка чыктылар. Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Зинфира Мәгъдәнурова, Нурия Басыйрова, Ольга Кәримова, 100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар буенча Чалманараттан Дилара Исламова, Чуракайдан Фәндәлия Шәйгзамова, Татар Ямалысыннан Гөлназ Хәйруллина, 100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар буенча Качкыннан Гөлшат Әбүбәкирова, Уразайдан Флүсә Гарипова, Зөбәердән Рәмзия Сәлаховалар җиңүче дип табылды.
Илназ Хөҗҗәтов барлык хат ташучыларга да рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде. Район халкын мәгълүматлы итүдә киләчәктә дә бергә эшләргә язсын, дип теләде.
Хат ташучыларыбыз армый-талмый хезмәт куйганда, райондашларыбыз вакытлы матбугат чараларыннан өзелмәс, район, республика яңалыклары белән даими танышып барыр әле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X