Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хат ташучыларның хезмәтенә күрә хөрмәте

31 октябрь көнне район почта бүлекчәсендә 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча алдынгылыкка чыккан почта бүлекчәләрен, аерым хат ташучыларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әхмәтова, газета-журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәттахова, "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар. Сер түгел, хат...

31 октябрь көнне район почта бүлекчәсендә 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча алдынгылыкка чыккан почта бүлекчәләрен, аерым хат ташучыларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әхмәтова, газета-журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәттахова, "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар.
Сер түгел, хат ташучыларның эшен тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Бер яртыеллыкка газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамланырга өлгерми, икенчесен башларга кирәк була. Әнә шулай итеп, ел арты ел узганы сизелми дә. Чынлап та, 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу төгәлләнүгә, инде 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен яздыру башланды. Бүгенге көнгә 2295 кеше киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына язылып куйган инде. Аеруча Иске Байсар, Уразай, Иске Кормаш, Теләкәй, Яңа Әлем, Иске Богады, Качкын почта бүлекчәләре активлык күрсәтә. Ә менә Актаныш, Пучы, Чуракай почта бүлекчәләренә алардан үрнәк алырга кирәк әле.
Инде күңелле мизгелләрне дә яктыртыйк. 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына яздыруда почта бүлекчәләре арасында Яңа Әлем (җитәкчесе Розалия Сафина) - I , Иске Кормаш (Гөлнур Бәшәрова) - II, Качкын (Розалия Илдарханова) III урынга, Актаныштагы хат ташучылар арасында Гөлназ Харисова - I, Әлүсә Вәлиханова - II, Зимфира Мәгъдәнурова - III, 100 хуҗалыкка кадәр булган авыл хат ташучылары арасында Дилара Исламова (Шәбез, Калмаш авылларына хезмәт күрсәтә) - I, Нурикамал Сәлахова (Иске Әлем) - II, Тәнзилә Гомәрова (Табанлыкүл) - III, 100 хуҗалыктан күбрәк булган авыл хат ташучылары арасында Ильмира Галиева (Зөбәер) - I, Гөлнар Сабирова (Олыимән) - II, Фираса Зарифуллина (Иске Байсар, Яңа Байсар) III урынга ия булдылар. Эльмира Ибраһимова (Урьяды), Әнисә Шәмсиева (Иске Балтач, Яңа Балтач), Розалия Исламова (Теләкәй), Флүсә Гарипова (Илчебай, Куян) кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар. Илназ Хөҗҗәтов җиңүчеләргә мөхәрриятнең истәлек бүләкләрен тапшырды.
Ә гомумән, 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен барлык төр газета-журналларга яздыру һәм җиткерелгән планны үтәү буенча I урынга Чалманарат почта бүлекчәсе (җитәкчесе Гөлфинә Кашапова), II урынга Иске Байсар (Рәфисә Сәхәбиева), III урынга Уразай почта бүлекчәсе (Миңсылу Галимова) лаек дип табылган. Аларга Яр Чаллы районара почтамтының истәлек бүләкләре тапшырылды.
Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев