Актаныш

Хатын, 9 яшьлек кызы белән поездда барганда, яңа туган сабыен вагоннан ташлап калдыра

Хабаровск өлкәсендә яшәгән хатын район үзәгенә барырга чыга. Бала табу вакыты якынлашкан булса да, ерак юлдан куркып тормый. Поездда тулгаклар башлангач, кешеләргә белдертмичә генә, хатын бәдрәфкә барып кыз бала таба. Соңыннан, 9 яшьлек кызы алдында сабыйны вагоннан ташлый һәм юлын дәвам итә. Берничә сәгатьтән, сабыйның үле гәүдәсен тимер юлда табып...

Хабаровск өлкәсендә яшәгән хатын район үзәгенә барырга чыга. Бала табу вакыты якынлашкан булса да, ерак юлдан куркып тормый.
Поездда тулгаклар башлангач, кешеләргә белдертмичә генә, хатын бәдрәфкә барып кыз бала таба. Соңыннан, 9 яшьлек кызы алдында сабыйны вагоннан ташлый һәм юлын дәвам итә.
Берничә сәгатьтән, сабыйның үле гәүдәсен тимер юлда табып алалар һәм полиция хезмәткәрләрен чакырталар.
Баланың әнисе тиз арада табыла. Әлеге коточкыч җинаятьне кылган хатын-кыз шул ук поездда, кире юлында кулга алына.
29 яшьлек хатынга каршы җинаять эше кузгалтылган, ә олы кызы реабилитация үзәгенә җибәрелгән, дип хәбәр ителә Русия Эчкә эшләр министрлыгында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: