Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хатын-кыз чүп астында калып һәлак булган

Элек "Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе" ҖЧҖдә йөк төягеч машина йөртүчесе булып эшләгән 60 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше материаллары Казанның Мәскәү районы судына тапшырылган. Ул чүп бушату станциясендә хезмәт куйган 54 яшьлек хатын-кыз үлемендә гаепләнә. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, ир-атка РФ Җинаять кодексының...

Элек "Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе" ҖЧҖдә йөк төягеч машина йөртүчесе булып эшләгән 60 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше материаллары Казанның Мәскәү районы судына тапшырылган. Ул чүп бушату станциясендә хезмәт куйган 54 яшьлек хатын-кыз үлемендә гаепләнә.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, ир-атка РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча ("Хезмәти бурычларны тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык буенча кеше үлеменә китерү") гаеп белдерелгән.
Кеше үлеменә сәбәп булган бәхетсезлек очрагы быел 17 февральдә иртән Казанның Васильченко урамында урнашкан "Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе" ҖЧҖ чүп бушату станциясе территориясендә эшчеләр чүп-чар аралаганда килеп чыга. Гаепләнүче, чүпне конвейерга күчерү буенча эшләр башкарганда, хәрәкәтнең куркынычсызлыгына, шулай ук мәйданчыкта кешеләр булмавына инанмыйча, 54 яшьлек хезмәткәр хатын-кызны чүп белән күмә.
Нәтиҗәдә, соңгысы, күп санлы имгәнүләрдән һәм күкрәге кысылып, шунда ук һәлак була.
Ир-ат гаебен танымаган. Тикшерү тарафыннан җитәрлек күләмдә дәлилләр базасы җыелган: шаһитләр, гаепләнүче үзе сораштырылга, суд-медицина һәм суд-химик экспертизалар үткәрелгән.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14728
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев