Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хатын-кыз талак сорый аламы? (сорау-җавап)

Ир белән хатын - игезәк җан дисәләр дә, гаилә эчендә төрле аңлашылмаучанлык аркасында "игезәк җаннар"ның бер-берсенә карата суынып китүе дә бик ихтимал. Гаилә учагын сакларга тиеш булган, өй эчендәге мораль-психологик мохиткә үтә дә сизгер ханымнар еш кына катлаулы дилемма алдында кала. Бу очракта дус-иш, туган-тумачаның киңәше дә килешмәскә мөмкин. Intertat.ru...

Ир белән хатын - игезәк җан дисәләр дә, гаилә эчендә төрле аңлашылмаучанлык аркасында "игезәк җаннар"ның бер-берсенә карата суынып китүе дә бик ихтимал. Гаилә учагын сакларга тиеш булган, өй эчендәге мораль-психологик мохиткә үтә дә сизгер ханымнар еш кына катлаулы дилемма алдында кала. Бу очракта дус-иш, туган-тумачаның киңәше дә килешмәскә мөмкин.
Intertat.ru редакциясенә килгән хатларның берсе әнә шундый кыен хәлдә калган ханым тарафыннан язылган.
Тартмый, эчми, намаз укый торган ирне Аллаһыдан сораган идем. Аллаһы Тәгалә миңа андый ирне насыйп итте. Безнең хәзерге вакытта дүрт балабыз бар. Ирем - талантлы иҗатчы буларак танылган шәхес. Тик мин үземне аның янында бик бәхетсез хис итәм. Ирем мине яратмый, хөрмәт итми, балаларны да миңа каршы котырта. Үзе намаз кешесе, хаҗ да кылды, ләкин миңа кул уйната, җәберли... Башыма төрле уйлар килә башлады инде... Мин казыйдан киңәш сорасам, ничек булыр икән? Миңа хәзер нишләргә? Психологлар ул ирдән качарга куша... Тик кая барыйм: дүрт балам да әтиләрен бик яраталар. Ирем: «Китсәң, балалар миндә калачак!» - дип куркыта.
Әлеге четерекле сорауга Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов җавап бирә:
Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Сезнең хәлегез, чыннан да, кызганыч. Еш очрамаса да, андый гаиләләр бар шул. Сезнең хәлегезне ислам кануннары буенча тикшереп карасак, ирегез - залим, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә әйтә: «Кем үзенең гаиләсенә, хатынына карата иң яхшы мөнәсәбәт күрсәтсә, арагыздан иң хәерле булганыгыз - шул кеше». Аллаһы Тәгалә Коръән аятьләренең берсендә әйтә: «Үзегезнең хатыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз!»
Ирегез сезне кыйнаган очракта, сезнең хәтта казыйга мөрәҗәгать итеп, талак таләп итәргә дә хакыгыз бар. Монда инде шаһит белешмәләрен күрсәтергә тиешсез. Казый янына икәү килергә дә киңәш итәм, бәлки бу ситуациядән чыгу юлын табарга җиңелрәк булыр. Уртага салып сөйләшсәгез, бәлки гаиләне саклап калу мөмкинлеге дә бардыр әле.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=16908

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев