Актаныш

Хатын-кызның өлгесе ул

Тыйнаклыклары, иплелекләре, кешеләр белән һәрвакыт уртак тел табулары белән башкаларны үзләренә җәлеп итүчеләрне һәркем хөрмәт итә. Андыйлар белән сөйләшүе дә җиңел. Күңелгә ял, җанга рәхәтлек бирә алар. "Әнәк" агрофирмасында баш хисапчы булып эшләүче Гөлфия Фәтхиева нәкъ менә шундыйлардан. Беркайчан кешегә күтәрелеп бәрелмәс, эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарыр диләр аның хакында....

Тыйнаклыклары, иплелекләре, кешеләр белән һәрвакыт уртак тел табулары белән башкаларны үзләренә җәлеп итүчеләрне һәркем хөрмәт итә. Андыйлар белән сөйләшүе дә җиңел. Күңелгә ял, җанга рәхәтлек бирә алар. "Әнәк" агрофирмасында баш хисапчы булып эшләүче Гөлфия Фәтхиева нәкъ менә шундыйлардан.
Беркайчан кешегә күтәрелеп бәрелмәс, эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарыр диләр аның хакында. Гөлфия апаның үзе белән якыннан аралашканнан соң, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым мин. Әлбәттә, тәрбиянең нигезе гаиләдән килә. Әгерҗе районы Кадыбаш авылында Мәхмүдә апа белән Рәхимҗан абыйның өч кызыннан соң, 1961 елның 12 октябрендә дүртенче сабыйлары туа. Анысының да кыз булуына әти кешенең бер дә исе китми. Аңа, яратып, Гөлфия дип исем кушалар.
- Әти-әни колхозда эшләгәнлектән, бераз кул арасына керә башлауга, ихатадагы барлык эш безгә - кызларга йөкләнде. Шул рәвешле малайлар эшен дә, кызларныкын да апалар белән эшли идек, - дип искә алды Гөлфия апа балачак елларын.
Әнә шулай кечкенәдән хезмәтне сөяргә өйрәнеп үсә. Төпчек кыз буларак, апаларының мәктәпне тәмамлап, һөнәр алып эшли башлаулары да күз алдында аның. Олы апасы Илфира Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында хисапчы белгечлеге үзләштереп, колхозга кайтып эшли башлый. Ул еллар Гөлфия апаның күңеленә аеруча матур хатирәләр булып уелган.
- Мәктәптә 5-6нчы сыйныфларда укыган вакыт. Апа эшли башлады. Мин инде бераз вакытым булган саен апа янына, эшенә йөгерә идем. Аның янында шалт та шолт чут төймәсенә баскалап, санаган кыяфәт чыгарып утыру миңа нык ошый иде.
Шулай чут төймәсе тарта-тарта, мәктәпне тәмамлаганда инде хисапчы булу теләге кызның күңеленә ныклап сеңә. Ул да апасы укыган Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Студент тормышы, иптәшләре белән бергә укырга барулар, егетләр белән танышу... Әлбәттә, болар гомернең иң күңелле мизгелләре. Лаешта укыганда язмыш аны Иске Җияш авылы егете Фарис белән таныштыра. Бергә уку, уртак максатлар яшьләрне бер-берсенә тагын да якынайта. Кулларына диплом алгач, Фарис абый Актанышка кайтып, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта эшли башлый. Ә Гөлфия апаны юллама белән Свердлау өлкәсенә икътисадчы итеп җибәрәләр. Бер-берсеннән аерылу җиңелләрдән булмый. Ара ерак булса да, йөрәкләр бер-берсенә тартыла. Һәм алар 1984 елның ноябрендә өйләнешәләр. Гөлфия апа да Нур Баян исемендәге хуҗалыкта хезмәткә түләү буенча икътисадчы булып эшли башлый. Баш-аягы белән саннар дөньясына чума. Яшь кенә булуына карамастан, хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы белән коллективта хөрмәт казана. 1995 елда аны шушы хуҗалыкта баш икътисадчы итеп куялар. 2001 елда "Әнәк" хуҗалыгы оешкач, шунда баш хисапчы булып күчә. 2008 елдан инде "Әнәк" агрофирмасының баш хисапчысы була.
Берничә бригаданы берләштергән агрофирмада исәп-хисап эшен алып бару бик җиңелләрдән түгелдер. Ләкин биредә һәр сан Гөлфия апаның үткен күзләре аша үтә. Тәҗрибәле хисапчы буларак, ул агрофирмага кергән-чыккан һәр тиенне исәптә тота. Нинди алымнар кулланып эшләгәндә, агрофирманың кассасын тагын да ныграк баетып булачагы хакында уйлана.
Менә ничә еллар инде "Әнәк" агрофирмасы районда үзенең җитештергән продукциясе, икътисади күрсәткечләре буенча алдынгылыкны бирми. Уртача айлык хезмәт хаклары буенча да ул беренче урында. Әлеге уңышларда Гөлфия апаның да өлеше бәһаләп бетергесез. Чөнки ул үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә дә бердәй таләпчән. Ялкауларны, хезмәтләренә салкын караучыларны сөйми. Үзе үрнәгендә башкаларны да артыннан ияртә ала.
Гөлфия апаның хезмәтләре җитәкчелек тарафыннан хаклы бәяләнә. Бик күп сандагы төрледән-төрле мактау кәгазьләре шул хакта сөйли.
- Гөлфия Рәхимҗан кызы турында нинди генә яхшы сүзләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Чын татар хатын-кызларының үрнәге ул. Эшендә дә, гаиләсендә дә үрнәк, безгә - хезмәттәшләренә дә шул тикле яхшы мөнәсәбәттә. Бергә эшләвебез белән без бик бәхетле, - ди агрофирманың кадрлар бүлеге җитәкчесе Фидәния Шәрипова.
Чыннан да, Фәтхиевләр гаиләсе Әнәк авылында иң үрнәк гаиләләрнең берсе санала. Гөлфия апа белән Фарис абый өч балага гомер биреп, аларны күз карасыдай саклап үстергәннәр. Үзләре үрнәгендә тәрбияләп, белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. Хәзер шулар бәхетенә куанып гомер итәләр. Һәрберсенең инде гаиләсе бар. Әти-
әниләрен балдан татлы оныклар белән сөендергәннәр. Уллары Нияз, кызлары Алсу белән кияүләре Марат "Әнәк" агрофирмасында эшли. Зиләләре Казанда яши.
Төп хезмәтеннән тыш, ихатасын да гөлбакча итеп тота уңган ханым. Ул үстергән чәчәкләр, гөлләр һәркемнең күз явын алырлык. Бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен дә үстерә. Ике якның да туганнарын тигез күреп, туганлык хакын хаклап яши. Шуның өстенә, биш вакыт намазын да калдырмый, барлык дини йолаларны башкара.
Әнә шулай булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яшәүче Гөлфия апа 12 октябрьдә үзенең 55 яшен түгәрәкләде. Үтелгән гомер юлын, башкарган хезмәтләрен янәдән бер кат күздән кичерә. Дусларының, туганнарының, якыннарының тәбрикләүләрен кабул итә. Хәер, котлаулар аларның икесенә дә юллана. Чөнки Фарис абыйның да туган көне Гөлфия апаныкы белән бер тирәдә, 13 октябрьдә. Шулай булгач, күңелле туган көн мизгелләре дә уртак аларның. Киләчәктә дә шушы бөтенлек югалмасын, туган көннәрегез, юбилеегыз котлы булсын, тагын күп еллар бергә иңне-иңгә куеп хезмәт итәргә язсын сезгә дигән теләктә калабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: