Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хайваннарны талпаннардан саклагыз

Быел язның коры һәм җылы килүе талпаннарның иртә активлашуына китерде. Алардан кешеләр генә түгел, хайваннар да зыян күрә. Йорт хайваннарына талпаннар кадалу куркынычы үзебез белән урманнарга чыкканда гына була дип уйлау дөрес түгел. Талпаннар йорт җәнлекләренә өй янында йөргәндә дә һөҗүм итәргә мөмкин. Чөнки аларның ихатага киемгә, башка төрле әйберләргә...

Быел язның коры һәм җылы килүе талпаннарның иртә активлашуына китерде. Алардан кешеләр генә түгел, хайваннар да зыян күрә. Йорт хайваннарына талпаннар кадалу куркынычы үзебез белән урманнарга чыкканда гына була дип уйлау дөрес түгел. Талпаннар йорт җәнлекләренә өй янында йөргәндә дә һөҗүм итәргә мөмкин. Чөнки аларның ихатага киемгә, башка төрле әйберләргә ияреп кайту ихтималы бар.
Хайваннарның йонына эләккән талпаннар аларның тәннәренең тыныч урынын эзли. Күбесенчә хайваннарның буе җитмәгән колак артларына, койрык асларына урнаша. Талпанның тешләве вакытында авыртуны баса торган сыекча бүленеп чыга, шуның нәтиҗәсендә хайван талпан кадалса да, артык тынычсызлык күрсәтми. Тәнгә кадалган талпан кан суыра башлый һәм формасы зурая, үзе тән төсенә керә.
Һәр прогулкадан соң йорт хайваннарының эч, бот, колак, муен тирәләрен яхшылап карарга кирәк. Кыска йонлы хайваннарны сыйпап карап та, талпан кадалганмы-юкмы икәнлекне җиңел генә белеп була. Йоны каты һәм озын булган хайваннарның йоннарын каршыга таба тарап карарга кирәк. Әгәр дә йоннарында талпан булса, аны сак кына алырга кирәк. Әгәр урман бете тәннәренә кадалган булса, сытмыйча гына алу зарур. Талпанны алган вакытта үзегезгә таба тартмагыз, башы өзелеп калып, хайванны тынычсызландырырга мөмкин.
Кадалган талпанны алыр алдыннан бет кадалган урынны - бетнең күренеп торган җирен үсемлек яки камфара мае яисә керосин белән сыларга кирәк. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгачак яисә ябышуын йомшартачак. Пинцет яки перчатка киеп, кул белән бетне тотыгыз һәм әкрен генә сәгать уңаена каршы борыгыз. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Урынын йод яки зеленка белән чистартыгыз.
Кагыйдә буларак, эткә кадалган талпанны вакытында алсаң, аны ветеринария табибларына күрсәтү яки аларны өеңә чакыру мәҗбүри түгел. Әгәр дә үзегезнең хайваннарда түбәндәге симптомнарны күрсәгез, кичекмәстән ветеринария табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дәваламаган очракта хайваныгыз бер тәүлек эчендә үләргә мөмкин:
- тән температурасы 40-42 градуска күтәрелсә;
- сүлпәнлек сизелсә, аппетит югалса;
- күз агы саргайса;
- бәвелдә кан күренсә;
- уксыса, эче китсә.
Кайбер талпаннар хайваннар өчен куркыныч пироплазмоз, бабезиоз кебек авыруларны таратучылар да булып торалар. Пироплазмоз белән этләр, песиләр, дуңгызлар, мөгезле эре терлекләр авырый. Әлеге авыруны эләктергән хайваннарның 98 проценты терелә алмый. Үз белдегең белән дәваларга тырышу куркыныч. Бары тик белгеч кенә диагноз куя һәм дәвалау билгели ала.
Паразитлардан саклану өчен профилактика чарасы булып инсектицид муенчаклар, спрей, тамчылар кулланырга була. Алар барлык ветеринар даруханәләрдә сатыла.
Талпаннарга перчатка кимичә яланкул кагылу, талпанны алган вакытта тәмәке тарту, су эчү яки ризык куллану катгый тыела. Хайванны талпанга каршы препаратлар белән эшкәрткәннән соң, кулларны, битне яхшылап юарга, авызны чайкатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев