Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәбир Иштирәков: “Актаныш зур үзгәрешләр кичергән” (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныш районы ветераннар оешмасы үзенең 30 еллык юбилей кичәсен уздырды. Бәйрәм чарасына дәрәҗәле кунак, ветераннар республика советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты. Хәбир Газиз улы чара алдыннан район үзәгендәге истәлекле урыннары белән танышып чыкты, Җиңү паркында яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алып, мәңгелек утка чәчәкләр салды....

Бүген Актаныш районы ветераннар оешмасы үзенең 30 еллык юбилей кичәсен уздырды. Бәйрәм чарасына дәрәҗәле кунак, ветераннар республика советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.
Хәбир Газиз улы чара алдыннан район үзәгендәге истәлекле урыннары белән танышып чыкты, Җиңү паркында яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алып, мәңгелек утка чәчәкләр салды.
"Актаныш зур үзгәрешләр кичергән, танымаслык булып матурланган!", - дип искәртте ул, үзенең Актанышка 1997 елда килүен хәтерендә яңартып.
Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе бәйрәм уңаеннан оештырылган күргәзмә белән дә танышып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев