Актаныш

Хезмәт белән сәнгать янәшә

Без гадәттә хуҗалыкларга аларның эш күрсәткечләренә карап бәя бирергә яратабыз. Әмма артык алдынгылар рәтендә йөрмәгән хуҗалыкларда да тырыш хезмәтләрен куючы фидакарьләр бик күп. Ел әйләнәсенә бер көн ял итмичә эшли алар. Шулай булса да күңелләре күтәренке, тормышның ямен дә, тәмен дә беләләр. "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә хезмәт куючылар да нәкъ...

Без гадәттә хуҗалыкларга аларның эш күрсәткечләренә карап бәя бирергә яратабыз. Әмма артык алдынгылар рәтендә йөрмәгән хуҗалыкларда да тырыш хезмәтләрен куючы фидакарьләр бик күп. Ел әйләнәсенә бер көн ял итмичә эшли алар. Шулай булса да күңелләре күтәренке, тормышның ямен дә, тәмен дә беләләр. "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә хезмәт куючылар да нәкъ шундыйлардан. Яңа ел якынлашкан көннәрдә безнең иҗат төркеме алар янында булып, эшчәнлекләре белән танышып, үзләре белән якыннан аралашып кайтты.
Агрофирманың Киров бүлекчәсенә Усы һәм Киров авыллары карый. Бүлекчәдә 150 кеше хезмәт куя. 5200 гектар сөрем җирендә алар үзләренең терлекләренә җитәрлек, орлык әзерләрлек һәм сатарлык та иген үстерәләр. Башка хуҗалыклар кебек үк, иртә яздан көз ахырына кадәр кырларында тырыш хезмәтләрен куялар. Бүлекчәдә һәр хезмәткәр кадерле. Шуның өчен дә көн саен иртән эшкә чыгар алдыннан аларны махсус медицина хезмәткәре - Ландыш Сабирова карап, тикшереп чыгара. Сәламәт булсалар гына руль артына утырырга рөхсәт итә. Рөхсәт булган очракта гына, заправкада эшләүче Лена Талипова техниканы ягулык белән тәэмин итә.
- Хезмәткәрләргә генә түгел, белгечләргә дә, минем үземә дә шундый таләп, - ди бүлекчә җитәкчесе Илфак Гаянов. - Үзең үрнәк күрсәтсәң генә, кул астындагылар сиңа иярә. Ландыш көн саен минем дә кан басымын үлчи. Шоферларның спиртлы эчемлекләр кулланганнармы-юкмы икәнлекләрен дә тикшерә. Чөнки эчкән хәлдә руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгәләр икән, ул җавап бирә.
Читтән караганда бу вакчыллык кебек тә тоеладыр, әмма хезмәткәрләрнең сәламәтлеге, иминлеге беренче урында булырга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре тарафыннан да бу таләп итеп куела.
Бүлекчәнең машина-трактор паркында бүгенге көндә 36 данә машина исәптә тора. Аларны карау һәм төзәтүне механизаторлар үзләре башкара. 2011 елдан машина-трактор паркы мөдире булып эшләүче Эльмира Гыйзетдинова аларның һәрберсе белән уртак тел табып хезмәт куя.
- Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга, техниканы төзек тотуга күзәтчелек итү хатын-кыз өчен авыр түгелме? - дип кызыксындык без.
- Әтигә ияреп, көн дә эшкә бара идем. Шунда трактор йөртергә өйрәндем. Белгечлегем буенча агроном булсам да, 22 ел тракторда эшләдем. Соңыннан МТП мөдире итеп куйдылар. Техниканы биш бармагым кебек беләм, - ди Эльмира апа. Шуның өчен дә, инженер карагач та, ул бер кат күздән кичереп чыга икән әле.
Илфак Гаянов безне бүлекчә белән таныштыруын дәвам итте. Чираттагы тукталышыбыз - ындыр табагында. Биредә хуҗалыкларның нинди хәлдә булуларын күзалларга мөмкинлек туа. Агрофирманың Киров бүлекчәсе орлыклары, нигездә, Усы авылындагы ындыр табагы складларында саклана. Киләсе ел уңышы өчен 11 мең центнер орлык әзерләп куелды, дип хәбәр итте безгә бүлекчәнең агрономы Дамир Мөхәмәтҗанов. Киров авылы ындыр табагында исә терлекләргә катнаш азык әзерлиләр. Яңа туган бозаулардан алып, симертү төркемендәге терлекләргә, савым сыерларына, ташланган сыерларга аерым-аерым, төрле катнашмалар кушып ясыйлар. Анысын компьютер күрсәтеп тора. Биредә ике кеше хезмәт куя. Нияз Бикмөхәмәтов белән Зәнфирә Сәрвәрова кыш әйләнәсе терлекләрне азык белән тәэмин итәләр.
Бүлекчәнең 1980 баш терлеге бар. Малларның баш саннарын арттыру өстендә бүлекчәдә ныклы хәрәкәт бара. Терлек үлеменә юл куймау максатыннан, яшь бозауларны тәрбияләүгә аеруча әһәмият бирелә. Яңа туган бозаулар һәрберсе аерым клеткаларда тәрбияләнә. Алларында су, катнаш азык, акбур өзелми. Бозау караучылар Ләйсән Галимҗанова белән Алмаз Гардиев аларның берсен дә күз уңыннан җибәрми. Лейкоз авыруын булдырмау, аңа каршы тору өчен махсус сөт җылыту җайланмасы алып куйганнар. Әлеге җайланма сөтне тигез җылыта, көйдерми, билгеле бер температурада тота. Литрлары да көйләнгән, һәр бозау өчен аерым бүлеп бирә, диләр.
- Әлеге торакта 6 еллап хезмәт куям инде. Эшем ошый, бозауларны яратам. Бүгенге көндә хезмәттәшем Алмаз белән 100 баш бозау карыйбыз, - ди Ләйсән.
Икенче торакта яңа туган бозауларны карау Дилә Галләмовага йөкләнгән. Аның карамагында бүгенге көндә 45 баш бозау бар. Аларны бер ай тәрбияләгәч, корма-мама ысулы белән карый торган икенче бүлеккә күчерәләр. Анысында Гөлнара Әмирова эшли. Аның карамагында 144 баш бозау бар.
- Биредә хезмәт куюыма 3 ел булды инде. Бозауларга корма-мама белән бер ай сөт эчергәч, алар иркенгә җибәрелә. Аннан он, престартер, солы бирә башлыйбыз. Тешеләргә, үгезләргә бүлеп, аерым тәрбиялибез. Иркенгә чыккач алар үсеп киткәндәй тоелалар. Шуларны күрү күңелгә рәхәт.Хезмәтемне яратып башкарам, - ди Гөлнара.
Бүлекчәдә бозаулату ике өлешкә бүленгән. Аның беренчесендә осеменатор булып Дамир Имамов, мал табибы булып Илдар Сәмигуллин хезмәт куя. Икенче өлештә бу вазифаларны Дилфас Нурлыев һәм Әхмәт Рәкыйпов башкара.
- Сыерларны каплату, буазлыкларын карау, бозаулату шушы иптәшләргә тапшырылган, - ди Илфак Гаянов.
Ә буаз сыерларны карап, тәрбияләп тору терлекче Риназ Хөснетдинов белән Фиразия Сабировага йөкләнгән.
- Эшемне яратып башкарам, хезмәт хакы алып барам. Минем карамакта әлегә 54 сыер бар, шуның 13е савыла. Әлеге бүлектә эшләүнең үзенчәлеге шунда - монда терлекләргә ашату яхшырак, шуңа сөте дә яхшы. Ялы юк дип зарланмыйбыз, эш булып торсын, - ди Фиразия апа.
Ферма мөдире Радик Шарин терлекләрне ашату, оештыру эшләре өчен җавап бирсә, зоотехник-селекционер булып торучы Гөлфидә Вәҗиевага бозауларны туганнан алып, үсеш чорына кадәр күзәтеп тору бурычы йөкләнгән.
- Бозауларның нәрсә ашауларын, ничек үсүләрен карап торам. Зоотехниклар белән киңәшеп, төркемнән төркемгә күчүләренә күзәтчелек итәм. Осеменаторларның эшен дә карап торам, - ди ул.
Бүлекчәнең 600 баш савым сыеры бар. Алардан көнгә 7700 литр сөт савыла. Бер сыерга уртача 16,7 килограмм туры килә. Сөтбикәләрне 22 савымчы сава. Безгә комплекс өлешендә булырга туры килде. Монда Усы авылыннан килеп эшләүче 8 савымчы хезмәт куя. Чөнки Усы авылындагы торак бик нык тузгач, 2013 елның көзендә ул авылдагы савым сыерларын Киров авылына күчерәләр. Шул көннән башлап савымчылар да Усы авылыннан килеп йөри. Аларны вахта машинасы көнгә ике тапкыр фермага алып килә. Кызлар үзләре зарланмый. Иң мөһиме - эшсез калмадык, ди алар. Җәйгә исә Усыдагы җәйләүгә күчәләр. Шулай итеп, эшнең җаен алган алар. Әлеге фермада көнгә 3500 килограммга якын сөт савалар.
Зәһинә Вәлиева, савымчы:
- Мин Усыда дүрт ел савымчы булып эшләгән идем. Сыерларны монда күчергәч, без дә эшкә бирегә килә башладык. Җитәкчелек һәрвакыт ярдәм итеп тора. Хезмәтебезне күрә, бәяли. Миңа Җәлил бистәсендәге шифаханәгә бушлай юллама бирделәр. Шунда барып, ял итеп, дәваланып кайттым. Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиевкә, Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаяновка нык рәхмәтлемен.
Бүлекчәнең эшен алга җибәрүдә генә түгел, сәнгатьтә дә көчен кызганмый Илфак Гаянов. Җирлектә үткәрелгән барлык чараларда да башлап йөри һәм, бүлекчә җитәкчесе буларак, агрофирма белән берлектә матди ярдәмен дә күрсәтә.
- Көне буе тырыш хезмәтебезне куйганнан соң, үзебезнең ихатадагы эшләр җиңеләйгәч, кичен бергәләшеп клубка җыелабыз. Иртән эшкә барып, кичен эштән кайтып, өйдә генә утыру кызык булмас иде, минемчә. Болай рәхәтләнеп аралашабыз. Уңышларыбыз да бар.
"Дуслык" бию ансамбленә халык ансамбле дигән исем алырга йөрибез. Аны якладык инде. Бик көчле театр коллективыбыз да бар. Икмәк булса җыр да була, җыры булса икмәк була дигән гыйбарәне истә тотып эш итәбез, - ди Илфак Гаянов.
- Безнең Киров мәдәният йортында бик тыгыз эш алып барыла. Төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашып, урыннар алып киләбез. Бию, театр коллективларында төрле тармак кешеләре катнаша. Шулай да, күпчелеген хуҗалык хезмәткәрләре тәшкил итә. Мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге, хуҗалык белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ярдәмнәрен тоеп эшлибез. Шулай сәнгатьне аңлаучы җитәкчеләр булганда сынатмабыз дибез, - ди мәдәният йорты мөдире Алсу Хуҗина.
- Мәдәният өлкәсендә безнең җирлек элек-электән алдынгылыкны бирмәде. Халык белән шулай уртак тел табучы, сәләтле кешеләрне барлап, аларны сәхнәгә чыгарга ярдәм итүче мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Ә андый чараларны үткәрү өчен матди чыгымнар да таләп ителә. "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев, Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов беркайчан да каршы килмиләр, ярдәм итәләр. Аларга зур рәхмәт. Илфак Фикат улы үзе сәхнәдән чыгышлар да ясый. Шуңа аны халык хөрмәт итә, ярата, - ди Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуров.
Әнә шулай җирлек халкы белән уртак тел табып, бер максат куеп эшләгәнгә, тормышлары ямьле, хезмәт нәтиҗәләре күркәм, җимешләре татлы аларның.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: