Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәт хакы + стаж = пенсия

Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләү буенча җыелган бурычларны җыйнап алу айлыгы төгәлләнеп килә. Бу, бигрәк тә, шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Аларның бирәчәге 6 млн. 500 мең сумга җиткән. Бу - 300 шәхси предприятиенең дәүләт алдындагы әҗәте. Айлыкның барышы турында һәм пенсия түләүләргә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе...

Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләү буенча җыелган бурычларны җыйнап алу айлыгы төгәлләнеп килә. Бу, бигрәк тә, шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Аларның бирәчәге 6 млн. 500 мең сумга җиткән. Бу - 300 шәхси предприятиенең дәүләт алдындагы әҗәте. Айлыкның барышы турында һәм пенсия түләүләргә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Дилшат Әмирҗановтан сораштырдык.
- Безгә ел саен 14 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. 5 ай эчендә 455 млн. сумнан артык пенсия-пособие исәпләнде. Ел ахырына ул 1 млрд.300 млн сум булыр дип фаразлана.
Бюджетны формалаштыру өчен пенсия фондына кертемнәрен ай саен күчереп бару зарур. 300 млн. сумны үзебезнең райондагы эш бирүчеләрдән һәм шәхси эшмәкәрләрдән җыйнап алырга тиешбез. Ай саен 25 млн. сум күләмендә акча җыйнала. Шәхси эшмәкәрләрнең 6 млн.500 мең сум бурычы барлыкка килде.
- Эшмәкәрләрнең пенсия хокукларын кем яклый?
- Иң беренче нәүбәттә, алар үзләре. Әгәр шәхси эшмәкәр ел саен Пенсия фонды идарәсенә үзенең кертемнәрен күчермәсә, бу чор аның файдасына бармый. Стаж исәпләнми, күчерәсе сумма пенсиянең күләменә тәэсир итми.
Шәхси эшмәкәр булып эшләп, пенсиягә чыгучылар да бар. Аларның кайберләре исәпләнгән пенсия күләменнән канәгать түгелләр. Шуңа күрә, эшмәкәрләрнең һәркайсысы билгеләнгән сумманы пенсия фондына күчереп барырга бурычлы.
- Эшмәкәрләрдән иминият кертемнәрен җыйнап алу айлыгы 11 июньдә төгәлләнә. Куелган максатка ирешелдеме?
- Бурычның 300 мең сумы керде, ләкин монысы да суд аша юллап алынды. Пенсиясеннән, хезмәт хакыннан тотып калыну, мөлкәтен сатып түләттерү, чит илгә чыгуны чикләү, шәхси автомобильләргә арест кую кебек чаралар да кулланыла. Бу эшләр айлык дәвамында гына түгел, ел дәвамында башкарыла.
- Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажы күпме булырга тиеш?
- Элек 55 яше тулган хатын-кызларга, 60 яшьтән ир-атларга 5 ел хезмәт стажы белән дә пенсия билгеләргә мөмкин иде. Хәзерге кануннар нигезендә, кимендә 15 ел хезмәт стажы булырга тиеш. Эш бирүчеләр тарафыннан һәркемгә хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә тапшыру бурычы куелды. Бу хакта аларга язмача җиткерелде.
- Яңа закон таләпләрен үтәү эш бирүчеләр арасында авырлык тудырмыймы?
- Пенсия фондында алар өчен махсус семинарлар-укытулар даими оештырыла. Персональ исәп (ПУ-5) программасын интернет аша юллап, үзлегеңнән дә өйрәнергә мөмкин. Бүген персональ исәпләрнең төп базасын булдыру буенча эш алып барыла.
- Пенсиянең күләме беренче очракта хезмәт хакына бәйле, ә икенчесе - ?
- Исәпкә кереп бетмәгән стажлар - пенсиянең күләменә тәэсир итүче төп факторларның берсе. Архивлары сакланмаганнарның хокуклары бозыла. Пенсиягә чыгучыларның стажларын, хезмәт хакларын архивтан электрон вариантта соратып алабыз.
- Стажым керми калган, дип зарланучылар бар.
- Монысына эш бирүчеләр гаепле. Алар документларны төгәл алып барырга һәм вакытында архивка тапшырырга тиешләр.
- Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне караучыларга түләү мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Президент Указы нигезендә, 80 яше тулганнарны, I төркем инвалидларны, 18 яше тулмаган инвалид балаларны караучыларга түләү билгеләү өчен медицина белешмәсе кирәк түгел (башка кирәкле документларны китерү шарт). Башка очракта медицина заключениесе сорала. Бу очракта да хатын-кызларның 55, ир-атларның 60 яшьтән узган булулары шарт.
- Ана капиталы максатчан файдаланыла дип саныйсызмы?
- Ел саен 200 дән артык ана капиталы сертификатлары тапшырыла. Бүген аның күләме 429 мең сумнан артыграк. Ул торак шартларын яхшыртуга, ананың пенсиясенә өстәлә, баланы укытуга тотыла ала. Торак шартларын яхшыртучылар риэлторлар аша эшлиләр, һәм үзләренә тиешле акчаны тулысынча алып бетермиләр. Риэлторга түлиләр, кредит алып, процентын түлиләр. Югыйсә, бөтен төр дәүләт хезмәтләре дә бушлай башкарыла, артык чыгымнар тотмый да тормышка ашырып булганны без сертификатны тапшырганда һәркемгә аңлатырга тырышабыз. Күпфункцияле үзәктә дә дәүләт хезмәтләреннән түләүсез файдалану мөмкинлекләре ачылды. 2 һәм аннан да күбрәк бала табучылар бер тапкыр бирелә торган ана капиталын тиененә кадәр үзеңә алырга кирәклекне белеп һәм аңлап торсыннар иде. Сертификат бирелгәннән соң, аны бер ай үтүгә кулланып була., тик шунысын да онытмаска кирәк: ел саен 20 мең сумга артып бара. Әйтик, 3 ел торса, 60 мең сумга артачак, дигән сүз, риэлторга биреләсе акчасы, кредит проценты да үзендә калса, күпме отыш алыр иде. Шушыны аңламыйча күп кенә яшь гаиләләр 100-150 мең сум акчаларын югалта, дигән сүз.
- 8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Әлеге дата Пенсия фондының социаль-тәэминат булган чакларына барып тоташа түгелме соң?
- Әйе, бу көн социаль хезмәткәрләрнең, шул исәптән пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Шушы уңайдан барлык хезмәттәшләребезне, ветераннарыбызны, безнең белән хезмәттәшлек итүче хезмәт коллективларын чын күңелдән котлыйм.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев