Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Хезмәтчәннәр” ял һәм хезмәт лагеренда

Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан Иске Кормаш мәктәбе каршында 15 балага исәпләнгән "Хезмәтчәннәр" ял һәм хезмәт лагере эшләде. Ял итүче укучылар белән эш 18 көн дәвамында махсус төзелгән план нигезендә алып барылды. Лагерьның махсус үз режимы бар: аларга кайнар аш, бәрәңге, балык, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары...

Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан Иске Кормаш мәктәбе каршында 15 балага исәпләнгән "Хезмәтчәннәр" ял һәм хезмәт лагере эшләде. Ял итүче укучылар белән эш 18 көн дәвамында махсус төзелгән план нигезендә алып барылды.
Лагерьның махсус үз режимы бар: аларга кайнар аш, бәрәңге, балык, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары бирелде. Эш көне, линейкага җыелып, көндәлек план белән танышудан башланды. Лагерьда әлеге балалар белән тәрбиячеләр Л.Фазлыева, А.Исламова шөгыльләнде.
Тәрбиячеләр дә - шушы ук мәктәп укытучылары. Бу - балалар белән эшләргә зур мөмкинлекләр бар дигән сүз. Чөнки алар һәр баланы белә, һәр балага аерым игътибар бирә. "Хезмәтчәннәр" лагере белән укытучы Р.Сәлахова җитәкчелек итте.
Лагерьның хезмәтчәннәр дип аталуы да юкка түгел. Биредә ял хезмәт белән үрелеп барды.Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында бик тырышып хезмәт куйдылар: чүп утадылар, җиләк-җимеш, яшелчәләрне су белән туендырдылар, чәчәкләрне карадылар, мәктәп территориясен тәртиптә тоттылар, дару үләннәре җыйдылар һ.б. Кызыклы экскурсияләр, күңел ачу чаралары һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле кызыклы уеннар да читтә калмады.
Гомумән, "Хезмәтчәннәр" лагеренда ял итүчеләргә күңелле дә, рәхәт тә булды. Аларның лагерьда үткәргән һәр көне күңелләрендә матур хатирәләр генә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев