Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәтчәннәргә – дан һәм хөрмәт (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме булган сабантуена матур эшләр белән килү - халкыбызның күркәм гадәте. Районыбыз авыл хезмәтчәннәре быел да язгы чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып чыктылар. Үзләренең көндәлек хезмәтләре, тырышлыклары белән районның авыл хуҗалыгын үстерүгә өлешләрен керткән кыр һәм ферма алдынгылары - авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, иң яхшы...

Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме булган сабантуена матур эшләр белән килү - халкыбызның күркәм гадәте. Районыбыз авыл хезмәтчәннәре быел да язгы чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып чыктылар.
Үзләренең көндәлек хезмәтләре, тырышлыклары белән районның авыл хуҗалыгын үстерүгә өлешләрен керткән кыр һәм ферма алдынгылары - авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, иң яхшы механизаторлар, агрономнар, ферма уңганнары Сабантуй мәйданында төп урынны биләделәр.
Биредә шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, оешма -предприятие җитәкчеләре дә хөрмәтләнде.
- Сабантуй тормыш шатлыгын, хезмәткә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Сабантуйны халкыбызның йөзек кашы, татар мәдәниятенең чишмә башы, дип юкка гына атамыйлар, - дип билгеләп үтте кыр хезмәтчәннәренә, актанышлыларга, мәйдан кунакларына тәбрикләү мөрәҗәгатендә район башлыгы Фаил Камаев. - Райнның авыл хуҗалыгы предприятиеләре йөзләгән кешенең күләмле хезмәтен үз эченә алган мул уңыш нигезе булып торган чәчү кампаниясен вакытында төгәлләделәр.
Гади авыл хезмәтчәннәре - районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчеләре әлеге бәйрәмгә тулысынча лаек.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев