Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәтенә гашыйк

Әҗмәт авылында туып, Калмаш авылы егетенә кияүгә чыккан Гөлфинә Кашапова 2009 елның сентябрь аеннан район почта элемтәсендә хезмәт куя башлый. Чалманарат почта бүлекчәсен җитәкли ул. Әлеге почта бүлекчәсе Чалманарат, Шәбез, Югары Гәрәй, Түбән Гәрәй, Калмаш авылларында яшәүче 205 хуҗалыктагы 644 кешегә хезмәт күрсәтә. Гөлфинә Кашапова җитәкчелегендә эшләүче өч хат ташучы...

Әҗмәт авылында туып, Калмаш авылы егетенә кияүгә чыккан Гөлфинә Кашапова 2009 елның сентябрь аеннан район почта элемтәсендә хезмәт куя башлый. Чалманарат почта бүлекчәсен җитәкли ул.
Әлеге почта бүлекчәсе Чалманарат, Шәбез, Югары Гәрәй, Түбән Гәрәй, Калмаш авылларында яшәүче 205 хуҗалыктагы 644 кешегә хезмәт күрсәтә. Гөлфинә Кашапова җитәкчелегендә эшләүче өч хат ташучы җирлектәге халыкка вакытлы матбугат чараларын тарату, пенсия, субсидияләр өләшү өчен көчләрен кызганмый.
- Хезмәтемне чын күңелдән яратып башкарам. Халык белән аралашу миңа бик ошый, - ди Гөлфинә.
Чалманарат почта бүлекчәсе үзенә җиткерелгән планнарны һәрвакыт арттырып үтәве белән дә башкаларга өлге булып тора. Шулай ук "Актаныш таңнары" газетасына иң күп яздыручы бүлек җитәкчесе буларак та Гөлфинә Кашапова Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең бүләкләренә бик күп тапкырлар лаек булды.
Әлеге фидакарь хезмәткәр һәрвакыт үзенең һөнәри осталыгын арттыру өстендә эшли, эзләнә. Почта хезмәтендәге яңалыклар белән даими танышып, халыкка сыйфатлырак хезмәт күрсәтү өчен тырыша.
Хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы өстенә, Гөлфинә Юныс кызы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Шуның өчен дә авылдашлары, җирлек халкы алдында хөрмәте зур аның. "Наратлы" хуҗалыгында хезмәт куючы тормыш иптәше Разим белән ике кыз үстереп, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев