Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәтенә күрә хөрмәте бармы?

Инициативалы, шат күңелле, кешеләрне, тормышны яратучы, оптимист, фантазияле зат кына мәдәният хезмәткәре дигән исемне горур йөртә ала. Һәр бәйрәм саен башкалар мул табыннар артында кәеф-сафа корганда, гаиләңне, балаларыңны "калдырып" торып, төрле рольгә керә-керә, елмаеп, көлеп, иртә дими, кич дими, еллар әйләнәсе кеше күңелен күрү әллә рәхәт эш? Тамашачы матур киемнәрен...

Инициативалы, шат күңелле, кешеләрне, тормышны яратучы, оптимист, фантазияле зат кына мәдәният хезмәткәре дигән исемне горур йөртә ала.
Һәр бәйрәм саен башкалар мул табыннар артында кәеф-сафа корганда, гаиләңне, балаларыңны "калдырып" торып, төрле рольгә керә-керә, елмаеп, көлеп, иртә дими, кич дими, еллар әйләнәсе кеше күңелен күрү әллә рәхәт эш? Тамашачы матур киемнәрен киеп, парлары белән култыклашып, бәйрәм чарасына бара, елый-көлә тамаша кыла да, ике-өч сәгатьтән соң кабат өенә юл ала. Ә шушы берничә сәгатьлек бәйрәм чарасын әзерләү өчен никадәрле тир түгелгәнен, күңел җылысы бирелгәнен атналар, айлар буена клубта "яшәгән" мәдәният хезмәткәрләре һәм дә аларны өйләрендә көтүче якыннары гына аңлыйдыр...
11 сентябрь көнне район мәдәният сараенда нәкъ менә әлеге һөнәр ияләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Күркәм традициягә әверелгән бу конференциядә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә бурычлар куелды, алдынгылар бүләкләнде...
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 14 сентябрь, 2012 72 (9717) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев