Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәткәрне пенсиягә мәҗбүри җибәрә алалармы?

Пенсия яшенә җиткән хезмәткәрне эш бирүче мәҗбүри рәвештә эштән җибәрә аламы? Әлеге сорауга "Аргументы и факты" газетасы җавап бирә: Юк, җибәрә алмый. Пенсия яшенә җитү, хезмәткәрне эштән җибәрү өчен сәбәп булып тормый. РФ ХК ның 3 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә, яшькә карап, беркем дә хезмәткә хокуктан һәм иректән мәхрүм итә...

Пенсия яшенә җиткән хезмәткәрне эш бирүче мәҗбүри рәвештә эштән җибәрә аламы?
Әлеге сорауга "Аргументы и факты" газетасы җавап бирә:
Юк, җибәрә алмый. Пенсия яшенә җитү, хезмәткәрне эштән җибәрү өчен сәбәп булып тормый. РФ ХК ның 3 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә, яшькә карап, беркем дә хезмәткә хокуктан һәм иректән мәхрүм итә алмыйлар.
Әгәр дә хезмәткәр белән вакыты чикләнмәгән хезмәт килешүе төзелгән икән, бер якның инициативасы белән аңа үзгәреш кергәнче килешү гамәлдә була. Пенсиягә чыгу сәбәпле, хезмәткәр үз теләге белән эштән киткәндә Хезмәт кодексының 80 маддәсенең 3 бүлегендә искәрмә каралган: эш белән тәэмин итүче хезмәткәрне гаризада күрсәтелгән срокта эштән җибәрергә тиеш.
Әгәр дә хезмәткәр, пенсия яшенә җитеп тә, эшләвен дәвам итәргә теләсә, ул эшләргә һәм килешүдә күрсәтелгән хезмәт хакы алырга хокуклы. Күпчелек очракта, пенсиягә чыкканнан соң 2-3 елдан эшләүдән туктый, ә кайберләре пенсия яше җиткәннән соң да озак эшли. Кайбер эш бирүчеләр пенсионерларны билгеле вакытка төзелгән хезмәт килешүенә күчәргә тәкъдим итәләр. Ләкин мондый килешүгә күчү законда каралмаган һәм хокук бозу булып санала.
Димәк, пенсионер үз теләге белән генә эштән китә ала һәм аны эштән җибәрү өчен, ирекле формада язылган гариза төп нигез булып тора. Бу очракта хезмәт кенәгәсендә эштән китүнең сәбәбе «пенсия яшенә җитү» дип языла.
чыганак: http:// http://intertat.tatar/copayjavap/khezm-tk-rne-pensiyag-m-b-ri-ib-r-alalarmy/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев