Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Татарстан Республикасы Президенты Фәрманы нигезендә Актаныш район үзәк хастаханәсенең техник хезмәткәре Рәйлә Насрыева, Актаныш бердәм хисаплау үзәгенең баш хисапчысы Люзия Фәррахова, "Чулман" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сатучысы Зөлфия Салихова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда үзләреннән зур өлеш керткән өчен "Ана даны" медаленә лаек булдылар. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм җирле үзидарәне...

Татарстан Республикасы Президенты Фәрманы нигезендә Актаныш район үзәк хастаханәсенең техник хезмәткәре Рәйлә Насрыева, Актаныш бердәм хисаплау үзәгенең баш хисапчысы Люзия Фәррахова, "Чулман" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сатучысы Зөлфия Салихова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда үзләреннән зур өлеш керткән өчен "Ана даны" медаленә лаек булдылар.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Татар Ямалы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Люзия Гыйльманова, Әтәс авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Лилия Шәмсетдинова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Актаныш" агрофирмасы ферма мөдире Илүсә Камаловага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Иске Айман авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Миләүшә Имамова күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча Яр Чаллы шәһәре бүлеге белгече Роза Харрасовага "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуда куйган хезмәтләре өчен" медале тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Ташкын" җәмгыяте савымчысы Ландыш Гыйбадуллина, "Нур" җәмгыяте савымчысы Гөлназ Фәттахова, "Алга" җәмгыяте савымчысы Әлфия Мадиярова, "Әнәк" агрофирмасы савымчысы Вера Гарифуллина, "Чишмә" агрофирмасы савымчысы Алия Галиева, "Эконом" җәмгыяте савымчысы Гөлназ Фәрухшина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.
Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татар Ямалы авылы китапханәчесе Гүзәлия Нургалиева, Куян авыл клубы мөдире Роза Хәбетдинова, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе фельдшеры Фәрзия Муллагалиева, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Ләйсән Әюпова, "Газстройсервис" җәмгыяте баш хисапчысы Фирүзә Ярмиева Актаныш район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.
Район башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы белгече Альбина Галимуллина, район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлеге шәфкать туташы Әлфидә Зәйнетдинова, Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Әхтәмова, "Актаныш икмәк комбинаты" баш хисапчысы Дифинә Нуртдинова, "Газстройсервис" җәмгыяте инженеры Венера Абзаевага Актаныш район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев