Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәттә туган хөрмәт

Бөдрәләнеп торган кара чәчле, яшькелт-зәңгәр күзле бу кызны мин сиксәненче еллардан ук беләм. Сеңлем Ифира белән Минзәлә педучилищесында укыган кеше бит ул. Шөһрәтле уку йортында! Заманында аны: "Университет белеме биреп чыгара торган уку йорты", - диләр иде. Шуңа күрә Минзәлә педучилищесын тәмамлаган белгечләрне һәр мәктәп колач җәеп каршылады. Чын һөнәр...

Бөдрәләнеп торган кара чәчле, яшькелт-зәңгәр күзле бу кызны мин сиксәненче еллардан ук беләм. Сеңлем Ифира белән Минзәлә педучилищесында укыган кеше бит ул. Шөһрәтле уку йортында! Заманында аны: "Университет белеме биреп чыгара торган уку йорты", - диләр иде. Шуңа күрә Минзәлә педучилищесын тәмамлаган белгечләрне һәр мәктәп колач җәеп каршылады. Чын һөнәр ияләрен, иҗади шәхесләрне тәрбияләде училище.
Дәйсәнә Салихова да нәкъ менә шундыйлардан. Кирәк икән - баянда сыздырып уйный, кирәк икән - өздереп бии, кирәк икән - матур-матур шигырьләр язып куя. Актаныш районының бик тә гүзәл табигатьле авылларының берсендә туган Дәйсәнәгә уңган-булганлык әти-әнисеннән дә күчкәндер. Равил абый балалары, оныклары өчен җанын фида итәргә әзер кеше иде, әнисе Зәйтүнә апа да менә дигән хуҗабикә, бөтен белгәннәрен кызларына мирас итеп калдырган. Мәктәптә гел "бишле"гә укыган кызга әтисе укытучы һөнәрен сайларга киңәш иткән. Кыз исә, бернинди икеләнүсез, Минзәләгә юл тоткан.
Алган белеменә тугры калып, инде 35 ел балаларга белем бирә Дәйсәнә. Тормыш иптәше Зилус белән озак еллар Минзәлә, Актаныш районнары авылларында хезмәт куйган Дәйсәнә Равил кызы соңгы егерме елда Татар Суыксуы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын укыта. Аның тырышлыгына, максатчан эшләвенә сокланмаган кеше юк. Балаларыбыз бездән акыллырак, мәрхәмәтлерәк булсын, дигән изге максат куеп эшли ул. Үзе кебек иҗади шәхесләр тәрбияләүче бу укытучыда укыган балалар да, аларның ата-аналары да бәхетледер. Тынгысыз укытучы бертуктаусыз эзләнә, хезмәтендә төрле укыту алымнарын куллана, конкурс-бәйгеләрдә катнаша, ачык дәресләр күрсәтә... Үз белемен күтәрергә дә онытмый. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлый. Район мәгариф бүлеге Дәйсәнәнең уңышларын күрә һәм лаеклы бәяли. Татарстанның "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазьләре, бик күп рәхмәт хатлары шул турыда сөйли. 2004 елда "Ел укытучысы" бәйгесендә җиңүче, 2007 елда лауреат исемен ала Дәйсәнә. 2011 елда укытучылар арасында математика буенча уздырылган республика олимпиадасында да җиңеп чыга. Шушы ук елда "Иң яхшы укытучы" грантына ия була. Менә шуларның барысы өстенә, өч баласына канат куйган әни дә әле ул. Ике кызлары да, уллары да әти-әниләренең куанычы булып, аларны сөендереп яшиләр. Озакламый хезмәт ветераны Дәйсәнәнең гомер бәйрәме җитә. Изге эшеңнең нәтиҗәләрен озын-озак күрергә насыйп итсен, Дәйсәнә!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X