Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәттәшебез Рузилә Хәсәнова хөрмәтләнде

"Актаныш таңнары" газетасы журналисты, хезмәттәшебез Рузилә Хәсәнова, "Сыйныф эше" республика бәйгесендә җиңүгә ирешеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Хөрмәтле Рузилә Рифкать кызы! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Сезгә әлеге өлкәдәге яңарту барышын яктыртуга иҗади яктан каравыгыз, иң мөһим һәм актуаль темаларны ачу буенча актив...

"Актаныш таңнары" газетасы журналисты, хезмәттәшебез Рузилә Хәсәнова, "Сыйныф эше" республика бәйгесендә җиңүгә ирешеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
"Хөрмәтле Рузилә Рифкать кызы! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Сезгә әлеге өлкәдәге яңарту барышын яктыртуга иҗади яктан каравыгыз, иң мөһим һәм актуаль темаларны ачу буенча актив эш алып баруыгыз, мөгаллим хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт тудыруыгыз һәм укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүегез өчен зур рәхмәт белдерә.
Сезнең иң кыю максатларыгызның тормышка ашуын һәм иҗади башлангычларда зур уңышларга ирешүегезне телибез", - диелә министрлыкның рәхмәт хатында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев