Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәттәшебезнең гомер бәйрәме

Хезмәттәшебез ЛӘЙСИНӘ ФЛҮН кызы ГАЙНАНОВАның 6 апрель көнне 50 яшьлек юбилее. Ләйсинә Флүн кызы! Бәйрәмегез уңаеннан Сезгә иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз, һәр туар таң Сезгә изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Киләчәктә күңел күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Равил белән имин гомер кичерүегезне,...

Хезмәттәшебез ЛӘЙСИНӘ ФЛҮН кызы ГАЙНАНОВАның 6 апрель көнне 50 яшьлек юбилее.
Ләйсинә Флүн кызы! Бәйрәмегез уңаеннан Сезгә иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз, һәр туар таң Сезгә изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Киләчәктә күңел күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Равил белән имин гомер кичерүегезне, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Уй-теләкләрегез изге, туар таңнарыгыз тыныч, гомерегез бәхетле булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. Йөрәк түрендәге бәхет очкыннары йөзегездә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
50 яшь ул - озын гомер юлы,
Аны узу - үзе зур бәхет.
Тырыш хезмәт, изге эшләр белән
Бизәдегез аны һәрвакыт.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Игелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев