Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәттәшләребез хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК)

Җирлегебез көчен, ныклыгын, матурлыгын, нигезен тәшкил иткән җиде нур - хак динебез, мәгариф, мәдәният, тарих, авыл хуҗалыгы, төзелеш - шушы җиде тармакны инде 85 ел дәвамында районыбыз газетасы бөтен яклары белән чагылдырып бара. Һәр көн, һәр мизгел тарихка кадерле ядкарь булып өстәлә. Шушы көннәрнең вакыйгалары, халык тормышы, фикере, нинди уй-гавам...

Җирлегебез көчен, ныклыгын, матурлыгын, нигезен тәшкил иткән җиде нур - хак динебез, мәгариф, мәдәният, тарих, авыл хуҗалыгы, төзелеш - шушы җиде тармакны инде 85 ел дәвамында районыбыз газетасы бөтен яклары белән чагылдырып бара. Һәр көн, һәр мизгел тарихка кадерле ядкарь булып өстәлә. Шушы көннәрнең вакыйгалары, халык тормышы, фикере, нинди уй-гавам белән яшәүләре үткен каләмле, бай мәгълүматлы, тәҗрибәле журналистлар, актив хәбәрчеләр тарафыннан район тарихына теркәлә. Район газетабызны, авыз тутырып, районның тарихын теркәп баручы елъязма дип әйтергә була.
Шулай ук, Актаныш радиосы, телевидениесе, интернет сәхифәләрендә тормышыбыз уч төбендәге кебек чагылыш таба. Видесюжетлар, документаль фильмнар; күренекле кешеләр, кызыклы шәхесләр катнашында алып барылган радиотапшырулар халык күңелен яулый. Шушы дүрт тармакны берләштерүче "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы башкарган әлеге колачлы эшләрдә без үзебезнең үткәнебезне, бүгенгебезне, киләчәгебезне күрәбез.
Район башлыгының Мактау грамотасы белән:
Шиһабетдинова Гөлназ Дамир кызы
Хәсәнова Рүзилә Рифкат кызы
Сәррәхов Марат Нәкыйп улы бүләкләнде.
ТР массакүләм - мәгълүмат чаралары "Татмедиа" республика агентлыгының Мактау грамотасы белән:
Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы
ТР массакүләм - мәгълүмат чаралары "Татмедиа" республика агентлыгының Рәхмәт хаты белән:
Шәмсегалиева Резеда Фараис кызы
"ТАТМЕДИА" Акционерлык Җәмгыяте Мактау грамотасы белән:
Газизова Ләйсән Глүс кызы
Тимирова Ләөсән Мәхмүт кызы
Мингазова Дәлия Әзһә кызы бүләкләнде
Татар конгресы Мактау грамотасы белән:
Хаҗиева Алмазия
Мохәмәтова Әлфия Марсель кызы бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев