Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хикмәт шәмдә түгел

Безнең халыкка сөйләргә сүз генә булсын. Элегрәк кризис дип авыз чайкасалар, бүген һәркемнең дә телендә ахырзаман фаразлары. Дөнья бетәчәкме-юкмы? Халык аңа ныклап әзерләнә, әмма, кызык, шул ук вакытта Яңа ел бәйрәмнәре хакында да онытмый. Димәк, өмет бар әле... Бер-бер артлы ахырзаманны фаразлап, тозлап-борычлап яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары, фантастик фильмнар халык...

Безнең халыкка сөйләргә сүз генә булсын. Элегрәк кризис дип авыз чайкасалар, бүген һәркемнең дә телендә ахырзаман фаразлары. Дөнья бетәчәкме-юкмы? Халык аңа ныклап әзерләнә, әмма, кызык, шул ук вакытта Яңа ел бәйрәмнәре хакында да онытмый. Димәк, өмет бар әле...
Бер-бер артлы ахырзаманны фаразлап, тозлап-борычлап яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары, фантастик фильмнар халык акылына тәмам җиңеллек китерде кебек. Бүген Актанышта, мисал өчен, шәм түгел, шырпы да табып булмый. Керосин ише әйберләрне инде әйтеп тә торасы юк. Халык аларны күпләп алып, азык-төлек белән бергә мунча-базларга тутырып куйды инде. Хәзер чиратта сабын икән. Кибетләргә кергән саен кызыксынып йөрдем, янәсе, халык ни ала. Сабын алуларын ишеткәч, иң әүвәл күз алдына бау килеп баскан иде, баксаң, сәбәбе башка һәм гади икән-бетләмәскә.
Ут сүнеп торачак диләр бит, шәм, керосин лампалары шуның өчен булса, сабынның ахырзаман белән бәйләнешен акыл никтер кабул итеп бетерә алмады. Арада күпләп хәмер алып куючылар да бар. Монысы инде бераз өметле күренә, чөнки дөнья бетмәсә, алда 10 көнлек бәйрәмнәр бар бит әле. Шулай да, әлеге бар вәзгыятьне "тоз" бунтына охшатам мин.
Ут сүнеп торачак дигәннән, дөнья бетү хакында халыкта ике төрле фикер йөри. Берәүләр чын күңелдән ахырзаманга ышансалар, икенчеләр планеталар парадына, берничә көн ут сүнеп торуга ныграк ышана. Оптимизм белән пессимизмның ачык мисалы инде бу...
Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 14 декабрь, 2012 99 (9742)санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев