Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хөкүмәт кушты: начар яшәргә ярамый!

Татарстанда яшәүчеләрне өч елдан нинди тормыш көткәнен беләсезме? Юк! Ә менә түрәләр белә. Кризистан соң, ниһаять, тормыш дәрәҗәсе 2014 ел күрсәткечләрен куып тотачак. Ә рес-публика халкы 60 көнгә озаграк яши башлаячак, алар музейга да ешрак барачак, балалары исә яхшырак укыячак. Уйдырма түгел бу, болар хакында Татарстан Министрлар Кабинетының өч елга...

Татарстанда яшәүчеләрне өч елдан нинди тормыш көткәнен беләсезме? Юк! Ә менә түрәләр белә. Кризистан соң, ниһаять, тормыш дәрәҗәсе 2014 ел күрсәткечләрен куып тотачак. Ә рес-публика халкы 60 көнгә озаграк яши башлаячак, алар музейга да ешрак барачак, балалары исә яхшырак укыячак. Уйдырма түгел бу, болар хакында Татарстан Министрлар Кабинетының өч елга исәпләнгән дәүләт йөкләмәсендә язылган. Фаразлар чынга ашармы - анысын вакыт күрсәтер. Тик шуңа ирешергә тырышачакбыз.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган дәүләт йөкләмәсе 72 биттән тора. Ул халыкның тормыш дәрәҗәсе күрсәткечләренә нигезләнеп төзелгән һәм 2018 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиешле бурычларны үз эченә алган. Анда һәр министрлыкка да эш бар. Дәүләт йөкләмәсенең үтәлешен кварталга бер тапкыр тикшереп торырга исәплиләр. Бурычын үтәгәннәр макталачак, ә булдыра алмаганнар...
Мәгълүм булганча, хәзер республика халкының уртача гомер озынлыгы 72,2 яшьне тәшкил итә. Хөкүмәттәгеләр безгә тагын да озынрак гомер юраган. Моны тормышка ашыру белән Татарстан Сәламәтлек саклау министр¬лыгы шөгыльләнәчәк. Агымдагы ел азагына кадәр уртача гомер озынлыгы - бер, ә 2018 елда ике айга күбрәк булырга тиеш. Бүген табибларның айлык акчасы, республика күләмендәге уртача хез¬мәт хакы белән чагыштырганда, 127 процентны тәшкил итә. Тагын бер елдан әлеге күрсәткеч 200 процентка кадәр җитәчәк дип көтелә. Шәфкать туташлары, лаборантларның эш хакын да азмы-күпме арттырырга исәплиләр. Бу эшне министр Гадел Вафин ничек итеп башкарырга тиеш? Бәлки, кыскартулар бәрабәренәдер. Монысы бигүк аңлшылмый. Кризис кына бетсен.
Татарстан Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы өченче һәм аннан соңгы баласын алып кайткан гаиләләрне бушлай җир кишәрлеге белән сөендерәчәк. Бүген ишле гаиләләрнең 72 проценты милек алуга ирешсә, тагын өч елдан әлеге күрсәткеч 75 процентка җитәргә тиеш. Дөрес, моннан ике ел элек кенә җир хуҗасына әйләнгән күп балалы гаиләләр саны 93 процент тәшкил иткән. Нишләмәк кирәк, итәк тутырып бала үстерергә теләүчеләр саны артканнан-арта. Ә аларга җир бүлеп бирү, шул ук Казанда, мәсәлән, бер көн эчендә генә хәл ителә торган эш түгел.
Түзәргә күп калмады
Алдагы өч елда укытучыларны күбрәк "мә" дип түгел, ә "бир" дип аптыратачаклар, ахры. Бүген мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы, республика күләмендәге уртача айлык акча белән чагыштырганда, 78,4 процент тәшкил итә. Киләсе елда әлеге күрсәткеч - бер, ә 2018 елда нибары дүрт процентка артыр, дип көтелә. Аның каравы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына БДИ нәтиҗәләрен яхшырту бурычын куйганнар. Бигрәк тә рус теле буенча белемнәрне ныгытырга туры киләчәк. Илкүләм күрсәткечләр белән чагыштырганда, быел республика мәктәпләрендә белем алучыларның БДИ нәтиҗәсе 105 процент булса, тагын өч елдан 110га җитәргә тиеш.
Чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=585

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев