Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәния Фәрхинең кызы Алия: “Минем әле утырып елаганым да юк...”

Хәния Фәрхи гомеренең соңгы көннәрен ничек үткәргән? Сәламәтлегенә бәйле нинди проблемалар кичергән? Аны ни өчен Казанда җирләгәннәр? Дистә еллар буе әнисен гастрольдән көтеп һәм аның гомере өчен куркып яшәгән Алия "Татар-информ"га эксклюзив интервью бирде. - Алия, Хәния апа тамашачысыннан риза-бәхил булып китте дип әйтә аласызмы? - Бу һичшиксез шулай. Ничек...

Хәния Фәрхи гомеренең соңгы көннәрен ничек үткәргән? Сәламәтлегенә бәйле нинди проблемалар кичергән? Аны ни өчен Казанда җирләгәннәр? Дистә еллар буе әнисен гастрольдән көтеп һәм аның гомере өчен куркып яшәгән Алия "Татар-информ"га эксклюзив интервью бирде.
- Алия, Хәния апа тамашачысыннан риза-бәхил булып китте дип әйтә аласызмы?
- Бу һичшиксез шулай. Ничек инде ул риза булмасын? Ул тамашачысын шундый ярата иде! Тамашачысына ул шундый игътибарлы иде, аңа сорау белән килсәләр, беркайчан да юк дип әйтми иде. ВКонтакте да язсалар да, телефонына язсалар да, ул тамашачысы белән аралашырга вакыт таба иде. Тамашачының мәхәббәтен тоеп, бик бәхетле булды ул.
- Ә бизмәнгә салынган ситуацияләрне, мәсәлән, я концертны, я гаиләдәге берәр вакыйганы сайлыйсы булса, Хәния апа ничек хәл итә иде?
- Бу сорауга җавап бирү бик авыр. Күңеле белән гаилә яклы булгандыр инде. Ул бит гел безнең турыда гына уйлый иде. Фирүзә апаның (әнинең сеңлесе) бер сүзе бар иде: "Хәниядә генә кызлар, Хәниядә генә кияүләр, Хәниядә генә дуслар, Хәниядә генә кодагыйлар". Аның өчен гаилә беренче урында иде. Шуңа да карамастан, аның, гаилә чаралары дип, концертларын беркайчан да өзгәне булмады. Бик фаҗигале вакытларында да ул, сәхнәгә чыгып, тамашачысы белән шул кайгысын уртаклашып, бүлешеп, үзендә көч табып, барыбер җырлый иде, барыбер концертларын куя иде, күз яше аша, елап. Беренче урында гаиләме, сәхнәме дигән сорауга җавап юктыр. Гаиләне, сәхнәне аерып булмый, сәхнә дә аның гаиләсе булгандыр.
- Авыр вакытларында да концертлар куя иде, дидегез. Бәлки, концертлар аның хәлен җиңеләйткәндер? Яраткан эше аны юаткандыр?
- Шулайдыр. Бик күп кайгылы хәбәрләрне аңа юлда, концерт куярга барганда җиткерделәр. Ул кем белән аралашсын инде, тамашачысы белән аралаша, бүлешә иде. Аңа шулай җиңелрәк булгандыр, әйе.
- Алия, ВКонтакте социаль челтәрендә сезнең әниегез белән җырлаган соңгы җырларыгызны урнаштырдылар. Мәсәлән, "Дөньям» дигән җырыгыз бар икән. Ул җырның сүзләре бик тетрәндерде. Бу җырны сез кайчан яздырдыгыз һәм ул җыр белән кайда чыгыш ясарга ниятләгән идегез?
- Мин бит сәхнәгә чыгарга, журналистлар белән сөйләшергә, фотоларга төшәргә яратмый идем. Әни гел: "Әйдә, кызым, фотога төшик әле", - дисә дә, "Ай, әни, юк", - дип әйтә идем. Характерым икенче төрле минем. Әни мине гел җырларга сорый иде инде, үтенә иде. "Юк, әни, мин җырламыйм, чыкмыйм", - дия идем. Аның юбилейларында җырладым.
Ә "Дөньям" дигән җырны бергә җырлау болай булды. Әни миңа: "Бик матур җыр таптым", - дип килде. "Шул җырны икебез җырлыйк әле", - дип сорады. Мин, теләмичә генә, тагын мине мәҗбүр итәсең дип, чыкмыйк инде, дип, кат-кат сорадым. Ләкин ул мине күндерде, "Кызым, миңа ярдәм кирәк, син миңа терәк булырсың", - диде. "Ярый, шуны җырлыйм да, яздырам да, бетте, бүтән сорама", - дидем.
- Әниегезнең сезне җырчы итеп күрәсе килә идеме?
- Башта әйе, сәнгать юлыннан китүемне тели иде. Ул мине режиссер итеп күрде, ГИТИСка укырга кертәсе иде, аның шундый зур хыялы бар иде. Ә мин, аның тормышы авыр икәнен белеп, үзем гомер буе әнидән аерылып яшәргә мәҗбүр булганга, үземә шундый тормыш теләмәдем.
- Һәм сез кем булдыгыз?
- Мин иртән эшемә барып, кич өемә кайтып, гаиләм белән яшәп булсын, дип тели идем. Мин икътисад институтын тәмамлап, финансист булдым. Иртән эшемә барып, кич өемә кайтам, үз гаиләмне күрәм.
- Эшегезне яратасызмы?
- Эшемне бик яратам. Ләкин шуңа да карамастан, иҗатка тартылу миндә барыбер бар. Өйдә үзем җырлап та йөрим. Әни мине юкка гына режиссер итеп күрмәгән бит, ул бит әни, ул белгән. Режиссерлык сәләте миндә чыннан да бар. Мәсәлән, гаилә бәйрәмнәренә мин сценарийлар төзергә яратам. Без яңа елда да Кар кызы, Кыш бабай булып киенеп, балаларның күңелен ачабыз. Мин андый чараларны оештырырга бик яратам, тик аларны гаилә эчендә оештырам. Мин үземне бәлки иҗатта тапкан булыр идем, мин аны булдырыр идем, ләкин мин андый авыр тормышны теләмим.
- Бәлки, киләчәктә сезнең иҗади потенциалыгыз ачылыр әле. Балалар үскәч, мөстәкыйль булгач, хатын-кызның икенче яшьлеге башлана, шул вакытта потенциалны тормышка ашырырга була.
- Әйе, бәлки шулай булыр.
- Алия, сез әниегез белән Камал театры фойесында хушлашканда, "Әни гастрольгә генә китте. Мәңгелеккә", - дип әйттегез. Әниегезнең дөньядан китүен шулай дип, гастрольгә генә китте дип уйлау кайгыгызны бераз җиңеләйтәме?
- Әйе, мин шуңа шулай дидем. Чөнки мин әнинең үлеменә ышанмадым һәм ышанмаячакмын. Бу хәбәрнең дөрес булуын кайчан кабул итәчәгемне белмим, ул минем башыма сыймый. Минем әле утырып елаганым да юк.
- Әниегезне озатырга халык шулкадәрле күп килде! Сез халык шул дәрәҗәдә күп булыр дип уйлаган идегезме?
- Юк, мин аны уйламадым. Бу хакта мин гомумән уйламадым.
- Бу Хәния Фәрхигә булган мәхәббәтнең масштабын күрсәтте бит.
- Хушлашу чарасын оештыручылар да кешенең шулхәтле күп булуын көтмәгән иде. Тамашачылардан гафу үтенәсе килә, кайберләре әни белән саубуллаша алмадылар, кайберләре чәчәкләрен дә бирә алмады, кайберәүләр җиргә утырып калды. Мин аларны күрдем. Бу минем күңелемдә калды. Бу хәл тамашачыларның күңелендә авыр тойгы булып калмасын иде. Шул кадәр кешене оештыру физик яктан мөмкин түгел иде, чөнки эссе иде, кешеләр аңнарын югалта башладылар, саубуллашу чарасын алга таба дәвам иткән булсалар, нәрсә килеп чыгасын чамалыйсыздыр инде. Мин, дөресен әйткәндә, кешеләр егыла башлар, дип куркып утырдым. Аллам сакласын, этеш -төртеш башланмасын дип. Шуңа күрә без аны тиз генә тәмамладык. Әни белән саубуллашырга өлгермәгән тамашачылардан гафу үтенәсебез килә. Аларның күңелендә авырлык калмасын иде.
- Алия, Хәния апа сәламәтлегенә зарлана идеме?
- Күз алдыгызга китерәсезме әнинең тәүлекләр буе юлда, йокламыйча, ничә чакрымнар үткәнен? Дистә еллар буена. Аны күз алдына китерүе авыр. Ә ул бит бер организм. Әни ничә тапкыр хастаханәгә ятып, үлем хәленнән калып, шундук тагын сәхнәгә чыга иде. Ярты ел ял ит, һичьюгы бер ай ял ит дип, табиблар гына түгел, үзебез дә әйтә идек. Юк инде, кая анда ял итү.
- Ул июньдә генә хастаханәдә яткан, диләр...
- Әйе, соңгы вакытта хастаханәләргә кереп ята иде ул. Июльдә дә, майда да яткан, мин аны белмичә дә калдым, чөнки миңа әйтмиләр иде - башта мин йөкле булдым, борчыйсылары килмәгән, аннары, бала тапкач, сөте бетә дип сөйләмәгәннәр. Тәтешледә дә хәле бик әйбәт булмаган, кан басымы төшеп-менеп йөдәткән. Анда аңа табиблар да чакырткан булганнар, хастаханәгә ятарга дип сеңлесе ничек кенә күндерергә теләмәсен, әни баш тарткан, "Мин үземне яхшы хис итәм", - дигән. Инде юлда хәле начарланып киткәч тә: "Ашыгыч ярдәм кирәкми, мин хастаханәгә бармыйм, миңа мендәр бир, мин йоклап кына кайтам", - дигән. Әмма аны тыңламаганнар, хастаханәгә кадәр алып барып җиткергәннәр, анда баргач та ачуланган әле: "Ник мине монда алып килдегез, ардым бу больницаларыгыздан", - дигән. Машинадан төшкән дә, кушеткага яткач, аңын җуйган. Реанимациядә ярдәм итәргә теләгәннәр, ләкин булмаган.
- Әниегезнең вафатын сезгә кем хәбәр итте, Алия?
- Фирүзә апа: "Без кире борылдык, хастаханәгә килеп җиттек, исән каламы, юкмы, белмим", - диде.
- Сез ул вакытта Казанда идегезме?
- Әйе, шул ук минутта, Уфадан машина җибәртәбез, Уфага алып барырга кирәк дип, ирем һәм әти белән мәсьәләне хәл итәргә тотындык. Берничә минуттан сеңлем Алсуга шалтыратканнар. Алсу миңа шалтырата да алмады ул, тавышын яздырып, хәбәр генә җибәрде.
- Хәния апа туган ягында җан бирде. Ул, туган ягымны күрәсем килә дип, поездда кайткан булган диләр. Хакмы?
- Поезд белән кайтам диде. "Нигә поезд белән кайтасың, бер-ике көннән бергә кайтырбыз", - дип сөйләшкән идек. Ләкин ул шулай хәл итте, поезд белән кайтабыз дип, кинәт кенә җыенды да, Тәтешлегә китте. Өч көнгә барам да, кире сезнең янга кайтам, диде. Аннары бер атна үтте, ә ул һаман: "Калам әле әни янында, калам әле, калам әле", - диде. Әни Казанга туйга килергә тиеш иде. Мин шалтыраткач, хәлем китә әле, дип запланды. "Туйга баргач, озак утырмыйча аннан бергә кайтып китәрбез инде, бер-ике җырны җырлармын да", - ди. Мин әйтәм: "Хәлең начар булгач, ник монда кайтасың соң? Үзебез барырбыз. Кеше аңлар", - дим, "Ничек инде, анда көтәләр бит", - ди. "Әни, кайтма әле туйга", - дидем. Аннан Алсу белән дә сөйләштек тә, Алсу әйтә: "Әнине күндер әле, кайтмасын әле Казанга, миңа гына килсен Уфага", - ди. 4се Уфада концерты булырга тиеш иде аның, шуңа да: "Әни, нигә сиңа Казанга туйга кайтып йөрергә, барыбер Уфада концертың бар, Уфага, Алсу янына гына кайт", - дидем. "Юк, Казанга!" - диде. Тагын шалтыраттым. "Без инде юлга чыгарга әзерләнәбез", - диде, "Әни, бар әле Уфага гына, ник син Казанга кайтасың соң?" - дим, "Юк, кызым, мин Казанны сагындым, борчылма", - ди. Һәм шулай безнең сөйләшү бетте.
- Бу соңгы сөйләшүегез булдымы?
- Әйе.
- Хәния апаның, туган ягымда үлсәм иде, дигән теләге булган, диләр...
- Минем ишеткәнем юк иде, дөресен генә әйткәндә. Минем әтидән дә, әнидән дә: "Сезне вафатыгыздан соң кайда җирләргә соң?" - дип сорыйсым килә иде, ләкин мин ул сорауны бирергә курка идем. Алар бит гел юлда йөриләр иде, һәм әнинең бер сүзе бар иде: "Кайда гына, кайсы шәһәрдә генә калырмын микән?" - дигән. Гел юлда булгач, төнлә телефон шалтырап китсә дә, сикереп тора идем. Гел шундый курку белән яшәдем.
- Алия, ә Казанда җирләсеннәр дигән теләк үзенеке идеме?
- Әйе, үзенеке булган, әти шулай диде. Миңа әнинең вафаты турында хәбәр иткәч, мин Тәтешлегә җыенган идем. Тәтешледә калыр дип уйлаган идем. Ләкин әти: "Юк, Казанга алып киләбез", - диде.
- Хәния апа, җыр ансамблен оештырып, аны дистә еллар буе яшәткән шәхес. Бу ансамбль иҗатын дәвам итәчәкме? Бу хакта сөйләштегезме әле?
- Анысын белмим, дөресен генә әйткәндә. Ул планнарны белмим. Кичә Интернетта күрдем, кемдер язган: "Бәйрәм" ансамбле бетмәячәк, без аның җырларын җырлаячакбыз", - дип.
- Сез әниегезнең кайсы җырын аеруча ярата идегез?
- Мин аның күп җырларын ярата идем. "Утыр әле, әни, яннарыма" җырын яраттым. Аның тагын "Ашыкма" дигән бер җыры бар иде - "Ашыкма бу җирдән китәргә, гомер бит бер генә бирелә..." Ул җыр бик популяр түгел, мин кечкенәдән үк ярата идем шул җырны.
- Алия, кайгыгызны уртаклашабыз. Хәния Фәрхинең дөньядан китүе бөтен татар халкы өчен зур кайгы. Без дә әле аңга килә алмыйбыз, бу хәбәргә ышанасы килми. Сез исән-сау яшәгез, балаларыгызны тигезлектә үстерегез, барыгыз да озын гомерле булыгыз.
чыганак: http://intertat.ru/society/kh-niya-f-rkhine-kyzy-aliya-minem-le-utyryp-elaganym-da-yuk/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X