Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

hөнәри юнәлеш бирделәр.

Бүген Актанышның технология техникумы базасында Казан дәүләт ветеринария Академиясе һәм Казан дәүләт Аграр университеты укытучылары һәм студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу узды.

Бүген Актанышның технология техникумы базасында Казан дәүләт ветеринария Академиясе һәм Казан дәүләт Аграр университеты укытучылары һәм студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу узды. Анда Актанышның 1нче мәктәбенең һәм Актанышның 2 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучылары, технология техникумы студентлары катнашты. 
Бүгенге көндә кулы эш белгән бер генә кеше дә югалмый. Киресенчә, илдә югары квалификациягә ия оста куллы һөнәр ияләренә ихтияҗ көннән-көн арта бара. Иң мөһиме, күңелеңә якын, киләчәктә яратып эшләрдәй һөнәр сайларга гына кирәк.Чыгарылыш сыйныфларга җиткәндә, һәр мәктәп баласын кем булырга, кая барырга, дигән сораулар борчымый калмый. Чөнки һөнәрләр бик күп.  
Сөйләшү башланыр алдыннан укучыларга республиканың авыл хуҗалыгы тармагын яктырткан һәм ике уку йорты белән дә таныштырган видеофильм күрсәтелде.Шунысы куандыра, хәзер авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга ярдәм итү йөзеннән төрле программалар эшли. Аның нигезендә үз эшеңне башлап җибәрергә яисә тораклы булырга мөмкин. Шунысы кызыктыра,  әлеге уку йортларының икесендә дә стипендиягә өстәп, студент белән хуҗалык арасында алдан килешү төзелә икән, ай саен махсус стипендия түләнә. 
Ә авыл хуҗалыгы районы буларак, безнең районга белемле авыл хуҗалыгы белгечләре һәрвакыт кирәк. 
-Әлеге очрашуны бик файдалы дип исәплим. Чөнки бу уку йортларының икесендә дә безнең җирлек өчен кирәкле һөнәр ияләре әзерләнә. Узган ел технология техникумы белән шушы уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек буенча килешү дә төзелде. Һәм техникумның 8 студенты имтиханнар тапшырмый гына  Казан дәүләт Аграр университетына укырга кабул ителделәр. Әлеге очрашудан соң да, укучылар арасында әлеге уку йортларында укырга теләк белдерүчеләр булыр дип ышанабыз, -диде район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айнур Гыймадиев. 
-Бүген бирегә укучыларны үзебезнең уку йорты, андагы белгечлекләр, кабул итү тәртипләре белән таныштыру максатыннан килдек.  Актаныштан ел саен 10-12 ләп укучы укырга керә. Тагын шунысын әйтеп үтәсем килә, Актаныш максатчан юнәлеш буенча кадрлар әзерләүгә нык игътибар бирә. Әлеге юнәлеш буенча ел саен 3-4 укучы килә. Димәк, сездә авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтияҗ зур. Алга таба да сезнең районнан безгә укырга килүчеләр күп булыр дип ышанабыз, - диде Казан дәүләт Аграр университетының кабул итү комиссиясе сәркатибе Гүзәл Фәссахова. Ул үзе белән Актаныштан укырга кергән студентларын да алып килгән. Алар райондашларына уку йортлары, андагы шартлар, студент тормышы хакында сөйләделәр. 
Казан дәүләт ветеринария Академиясенең фармакология кафедрасы доценты Марат Гыйлемханов та үзләренең уку йортлары белән якыннанрак таныштырды. 
-Мин Актаныш технология техникумының III курсында механик  һөнәрен үзләштерәм. Техникумны тәмамлагач,Казан дәүләт Аграр университетына укырга керергә, үз һөнәрем буенча югары белем алырга телим. Бүгенге очрашу минем өчен бик файдалы булды. Әлеге уку йорты белән кызыксынуым тагын да артты, - ди Дәмин Фатыйхов.
Чыннан да, бу очрашудан соң, берничә генә укучы булса да, киләчәк һөнәрләрен шушы уку йортындагы белгечлекләр белән бәйләсәләр, районыбыздагы белгечләр сафы тулыланыр иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев