Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хөрмәткә һәм ихтирамга лаек җитәкче

Актаныш авылында яшәүче хезмәттәшебез, җитәкчебез Әлфирә Харисовага 19 сентябрь көнне 50 яшь тулды. Коллективта, кешеләр арасында дәрәҗәле һәм асыл сыйфатларга ия булган остазыбыз, моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, моннан 50 ел элек, Актаныш районының иң матур авылларының берсе - Түмерҗә авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау нияте белән Казанга...

Актаныш авылында яшәүче хезмәттәшебез, җитәкчебез Әлфирә Харисовага 19 сентябрь көнне 50 яшь тулды.
Коллективта, кешеләр арасында дәрәҗәле һәм асыл сыйфатларга ия булган остазыбыз, моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, моннан 50 ел элек, Актаныш районының иң матур авылларының берсе - Түмерҗә авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау нияте белән Казанга юл ала. Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология бүлегенә укырга керә. Институтны тәмамлап, хезмәт юлын Теләкәй урта мәктәбендә башлап җибәрә.
Ә инде 2004 елдан - безнең "Алтынчәч" балалар бакчасы җитәкчесе. Бакчабыз район, республика күләмендә булган ярыш-конкурсларда алдынгы урыннарда. Ә бу - аның һәм коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әлфирә Максут кызы - белем бирү өлкәсендә озак еллар намуслы, тырыш хезмәтен куючы, хезмәттәшләре алдында зур ихтирам казанучы шәхес. Югары категорияле җитәкчебезнең хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнде. Ул "Татарстан Республикасы мәгарифендә әйдәп баручы", "Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре" исемнәренә лаек булды.
Әлфирә Максут кызының хезмәттәшләренә булган хөрмәтен билгеләп үтми мөмкин түгел. Ул хезмәткәрнең һәркайсына аерым ихтирам күрсәтә, гадел җитәкче булуы белән һәркайсыбызның ихтирамын яулады.
Хөрмәтле Әлфирә Максут кызы! Бүген Сез үзегезнең коллективта тоткан урыныгыз, матур эш нәтиҗәләрегез, тату гаиләгез булу белән горурлана аласыз. Киләчәктә дә башкарган хезмәтегез бары тик уңышлар гына китерсен. Якты уй-теләкләрегез тормышка ашсын. Туар таңнарыгыз якты, сәламәтлегегез ныклы, гомерегез бәхетле булсын. Һәрвакытта да игелекле, изгелекле булып калыгыз. Гаилә бәхетегез түгәрәк булсын. Тормыш иптәшегез Дәниф Әсрар улы белән куанычта, сөекле балаларыгыз Миләүшә һәм Алмазның игелеген күреп, сөеп-сөелеп яшәгез. Тәҗрибәле һәм оста җитәкче буларак, Сез киләчәктә дә иҗади планнарыгызны,
уйларыгызны уңышлы тормышка ашырырсыз, дип ышанабыз.
Бу гомерләр, искән җилләр кебек,
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында, бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр.
Җан рәхәте бирсен Ходай Сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев