Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Районда тарихи-мәдәни мирасны саклауда күп төрле бәйгеләребез традицион үткәрелә, яңа проектлар үз эшен башлый, аларда яшь талантларыбызны барлап, яңа исемнәр...

Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
Районда тарихи-мәдәни мирасны саклауда күп төрле бәйгеләребез традицион үткәрелә, яңа проектлар үз эшен башлый, аларда яшь талантларыбызны барлап, яңа исемнәр ачабыз. Район, республика, төбәк бәйгеләрендә катнашып, үз йөзебезне, даныбызны яклыйсыз, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез.
Районнарыбыз авылларында яңа һәм яңартып төзелгән мәдәният үзәкләрендә сәнгать сөюче райондашларыбыз ел дәвамында үтүче смотр бәйгеләрендә, төрле чараларда, максатчан эшләүче остаханәләрдә җирлекләребезнең бай мәдәни тарихын саклый, аны тулыландыра, нәсел җепләрен барлап, милли йөзебезне ачучы гореф-гадәтләребезне, матур яшәү үрнәкләрен балаларыбызга, яңа гаилә корган яшьләребезгә өйрәтә, матур үрнәк күрсәтә.
Бар гомерен, хезмәтен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, даими эзләнүче һәм камилләшүче һәвәскәр иҗатчыларыбыз! Һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев