Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашларыбыз!

Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән ихластан котлыйм. Яңадан сугышлар күрергә язмасын, илебез күге һәрчак аяз, күңелләребез һәрчак тыныч булсын. Сезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, имин көннәр телим. Әйе, беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады дигән сүзләр, әүвәлгечә, илебезнең тайпылышсыз кыйбласы булып калсын иде. Кеше иңнәре күтәрә алмаслык зур...

Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән ихластан котлыйм. Яңадан сугышлар күрергә язмасын, илебез күге һәрчак аяз, күңелләребез һәрчак тыныч булсын. Сезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, имин көннәр телим.
Әйе, беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады дигән сүзләр, әүвәлгечә, илебезнең тайпылышсыз кыйбласы булып калсын иде. Кеше иңнәре күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп, азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап-саклап калган фидакарьләргә карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.
Бөек Җиңү бәйрәменең кадере тиңдәшсез, аны берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел.. Олы бәйрәм рухы белән үткәрик үзен, һәр җирдә, һәрбер гаиләдә шатлык хөкем сөрсен. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X