Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәтер

14 февральдә Җиңү паркына Әфган сугышында катнашучылар җыелды. Яуда ятып калган асыл егетләребез һәйкәлләренә чәчкәләр салдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар. Бүгенге көндә районда Әфган сугышын узган 66 райондашыбыз яши. Алар өчен ул көнне район мәдәният йортында Минзәлә шәһәренең "Шурави" төркеме концерт куйды. Егетләр үзләре дә Әфган сугышында катнашкан....

14 февральдә Җиңү паркына Әфган сугышында катнашучылар җыелды. Яуда ятып калган асыл егетләребез һәйкәлләренә чәчкәләр салдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүгенге көндә районда Әфган сугышын узган 66 райондашыбыз яши. Алар өчен ул көнне район мәдәният йортында Минзәлә шәһәренең "Шурави" төркеме концерт куйды. Егетләр үзләре дә Әфган сугышында катнашкан. 23 ел дәвамында күңел түрләрендә яшереп сакларга тырышкан яралар кабат ачылып, күзләрдә яшь булып чагылды. Сугыш ачысын кичкән, тыныч тормышта үз-үзен тапкан ир-атларның әле еларга да үзләрендә көч табуы үзе үк батырлык.
Игелек үзәгендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе "Әфган сулышы" темасы астында игълан иткән рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Бу конкурста районыбызның мәктәп укучылары бик актив катнашты.


Тулы мәгълумат газетаның җомга, 17 февраль, 2012 13 (9658) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев