Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Хәтер” бакчасында – алмагачлар

Актаныш авылы пенсионерлары район ветераннар оешмасы каршында берләшеп эшли - ел дәвамында хәрәкәттә. "Актаныш" спорт комплексында тренажер залда шөгыльләнәләр, скандинавия йөрешен дә үзләштерәләр. Алар бәйләгән шәл-яулыклар, башмаклар, төрле чәчәкләр күз явын алырлык. Үзешчән артистларыбызның чыгышларын да һәр җирдә көтеп алалар, яратып кабул итәләр. Өлкәннәребез узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы...

Актаныш авылы пенсионерлары район ветераннар оешмасы каршында берләшеп эшли - ел дәвамында хәрәкәттә.
"Актаныш" спорт комплексында тренажер залда шөгыльләнәләр, скандинавия йөрешен дә үзләштерәләр. Алар бәйләгән шәл-яулыклар, башмаклар, төрле чәчәкләр күз явын алырлык. Үзешчән артистларыбызның чыгышларын да һәр җирдә көтеп алалар, яратып кабул итәләр.
Өлкәннәребез узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аскы Актаныш ветераннар йорты каршында "Хәтер" бакчасына нигез салганнар иде. Анда агачлар, чәчәкләр урын алды, бакча тәртипкә китерелде. Быел алмагачлар, чәчәкләр утыртылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев