Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәтер һәм кайгы көнендә...

Хәтер һәм кайгы көнендә Актанышта матәм митингы үтте. Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган яугирләрне, сугыштан кайтып та инде фани дөньядан киткән ветераннарны искә алу өчен Җиңү паркы янына җыелдылар. Митингны "Яшьлек" мәдәни үзәге җитәкчесе, яшь гвардиячеләр әйдәманы Алмазия Хаҗиева алып барды: - 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең...

Хәтер һәм кайгы көнендә Актанышта матәм митингы үтте. Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган яугирләрне, сугыштан кайтып та инде фани дөньядан киткән ветераннарны искә алу өчен Җиңү паркы янына җыелдылар.
Митингны "Яшьлек" мәдәни үзәге җитәкчесе, яшь гвардиячеләр әйдәманы Алмазия Хаҗиева алып барды:
- 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе. Бөек Ватан сугышы башланган көн...
Чарада сугыш һәм хезмәт ветераннары, район ветераннар оешмасы әгъзалары, яшьләр, мәктәп укучылары, шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгөл Мирзашәрипова, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев катнашты.
Мәдәният хезмәткәрләре хәрби җырлар башкардылар.
"Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар..."
1941 елның 22 июнендә немец гаскәрләре илебезгә басып керә һәм вәхшиләрчә ут ача. Бу дәһшәтле сугыш дүрт ел дәвам итеп, миллионнарча кешеләр яу кырында һәлак була. 75 ел элек булган тетрәндергеч бу көннең тәэсире халык күңелендә ачы хәсрәт булып саклана.
- 1996 елдан, Россия Президенты Указы белән, 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләп үтелә. Бүген һәрбер шәһәрдә, һәрбер районда канкойгыч сугышта гомерләре өзелгән, яу кырларында ятып калган, ачлыктан-ялангачлыктан, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомган һәрбер кешене искә алабыз. Хатирәләр безнең күңелләрдә, һәйкәлләрдә, музейларда, урам атамаларында сакланып калачак. Ветераннарыбызга мәңгелек дан! - дип чыгыш ясады митингта Айдар Рәфгать улы.
Рушан хәзрәт яу кырында башларын салганнарның, хәбәрсез югалганнарның, тыныч тормышта вафат булганнарның рухына багышлап дога кылды.
Митингта катнашучылар сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Юлия Әхмәтова, сугыш чоры ятимәсе:
- Бу сугыш - күз яшьләре, бөтен дөньяга килгән ачы хәсрәт ул. Күпләр атасыз, аналар тол калды. Аналар балаларын сугышта югалттылар. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел дигән әйтем бар безнең халыкта. Сугыштан кайтмаганнарның, хәбәрсез югалганнарның җәсәдләре кайларда ята икән? Сугышта үлеп калганнарның гаиләләренә, ятим калган балаларына карата хөкүмәт тарафыннан игътибар артсын иде, дип өзгәләнә безнең үзәкләр. Безнең йөрәкләрнең әрнү авазын ишетсеннәр иде.
Әнәс Моратов, Бөек Ватан сугышы ветераны:
- Сугыш башланганда миңа 17 яшь иде, Әҗәкүлдә эшләп йөргән чагым. Сугышта ике мәртәбә яраландым. Орден белән бүләкләделәр. Киләчәктә сугышлар булмасын, без күргәнне балалар, оныклар күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев