Актаныш

Хуҗасыз этләр үрчи - кем гаепле?

Җәй көне урамга чыгарга да куркып торасың. Көтүләре белән пәйда булган хуҗасыз этләр каршыга килә дә чыга. Район-авыллар өчен дә хәзер инде бу - гадәти хәл... . Ел саен сукбай этләрнең тешләвеннән зыян күргән 6 меңгә якын кеше республиканың дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итә икән.. Ни кызганыч, зыян күргәннәрнең 25 проценты...

Җәй көне урамга чыгарга да куркып торасың. Көтүләре белән пәйда булган хуҗасыз этләр каршыга килә дә чыга. Район-авыллар өчен дә хәзер инде бу - гадәти хәл...
. Ел саен сукбай этләрнең тешләвеннән зыян күргән 6 меңгә якын кеше республиканың дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итә икән.. Ни кызганыч, зыян күргәннәрнең 25 проценты - балалар. Әлеге күрсәткечләр елдан-ел үсә бара.
Чыннан да, хәзерге вакытта авыл халкы да, шәһәр халкы да чамасыз күп үрчегән хуҗасыз этләрдән зыян күрә. Дүрт аяклы дусларыбыз елына ике мәртәбә 7-8әр бала китерә. Баласы да бер елдан нәсел калдырырга сәләтле була. Хөкүмәт аларның санын киметү өчен төрле чаралар күреп карый. Әмма әлегә нәтиҗәсе бик сизелми шул.
Актанышыбызның элеккеге аэропорт территориясе тирәсендә алар өерләре белән йөриләр.
Гомумән, бу хайваннар балаларны куркыталар, алар уйный торган ком мәйданчыкларын нәҗес белән пычраталар, төне буе бер өер икенчесе белән сугышып, өреп, халыкның тынычлыгын алалар.
Хуҗасыз этләрдән кем генә курыкмый икән?! Аеруча көтүлә¬ре белән каршыңа килеп чыкканда. Яннарыннан тын да алырга куркып киткән очраклар бар. Кинологлар киңәшенә колак салсак, мондый этләрнең күзенә карарга ярамый. Алар елмайган ке¬шеләрне дә яратмый. Тешләре¬гезне күрсәтеп елмаеп куясыз икән, аның өстегезгә ташлануы ихтимал. "Каршыгызга чабып килүче этне күргәч, куркып туктап калырга да ярамый. Берни булмагандай баруыгызны дәвам итегез. Аңа бәрелергә тырышмагыз. Юкса ахыры начар тәмам¬лануы бар. Кискен хәрәкәтләр ясау, төрле авазлар белән кычкыру да аны чыгырдан чыгара гына. Ярсыган эттән куркасыз икән, артка борылып чапмагыз", - дип аңлата алар.
Йорт янында йөргән хуҗасыз этләрне беркайчан да яратырга, сыйпарга ярамый. Ризык биреп тә ияләндермәгез. Үзегездән арткан мондый ризыкларыгыз булса, этләр булмаганда, чүп савыты янына куярга киңәш итә белгеч¬ләр. Ә менә алдында ризыгы булган яки янәшәсендә көчекләре булган эт янына бөтенләй якын килергә кирәкми. Ул өскә ташланырга мөмкин.
Йорт этләре белән кыргыйлар арасында аерма шактый. Бәйдә торганы сезне иснәп кенә дә тынычланып кала, яныгыздан китеп бара. Ә хуҗасызлар, кире¬сенчә, тешләргә мөмкин. Шуңа күрә таныш булмаган этне очратсагыз, кискен хәрәкәтләр ясарга тырышмагыз. Аларга игътибар итмәскә тырышып узып китегез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: