Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хуш киләсең,Сөмбелә

Октябрь аеның соңгы көннәрендә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме узды. Бәйрәмдә мәктәп җитәкчелеге, "Нур Баян" хуҗалыгы вәкиле, укытучылар һәм, әлбәттә, укучылар катнашты. Хуҗалык вәкиле булып бәйрәмдә катнашкан Әсләм Әхсән улы җәйге каникул вакытында хезмәт куеп үз өлешләрен керткән укучы балаларга акчалата премия тапшырды, матур изге теләкләрен җиткерде....

Октябрь аеның соңгы көннәрендә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме узды. Бәйрәмдә мәктәп җитәкчелеге, "Нур Баян" хуҗалыгы вәкиле, укытучылар һәм, әлбәттә, укучылар катнашты. Хуҗалык вәкиле булып бәйрәмдә катнашкан Әсләм Әхсән улы җәйге каникул вакытында хезмәт куеп үз өлешләрен керткән укучы балаларга акчалата премия тапшырды, матур изге теләкләрен җиткерде.
Беренче көнне 5-11 нче класс укучылары төрле-бәйге ярышларда үзләрен сынадылар. Бәйрәм кичәсе Сөмбеләләр чыгышы белән башланып китте. Һәр Сөмбелә үзе белән таныштырды, аларның уку һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган фотомизгелләр презентациядә чагылыш тапты, үзләренең сәләтләрен дә күркәм итеп тәкъдим иттеләр. Аларның һәркайсының чыгышларына, сәләтләренә сокланып утырдык. Һәр класс "Туган ягым табигате" темасы астында рәсемнәр ясаган иделәр, чара барышында үзләренең рәсемнәрен якладылар. Рәсем ясауга сәләтле укучылар ачыкланды. Көзге модалар күрсәтүгә дә балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Аларның гади генә әйберләрдән үзенчәлекле мода киемнәре әзерли алулары безне сокландырды. Мода күрсәтү барышында модельерлар киемнәрне якладылар. Шулай ук "Тәмле" бәйгесендә һәр класс укучысы үзләре пешергән тәмле ризыкларын тәкъдим итеп, рецептлары белән бүлештеләр. Һәм инде традициягә әйләнгән көзге нигъмәтләрдән композицияне һәр класс укучылары күңел биреп әзерләгәннәр. Ниләр генә юк иде ул композицияләрдә?! Фантазияне эшкә җиксәң, әллә нинди могъҗизалар тудырырга мөмкин булуына инандык, балаларның эшләренә хозурландык. Бәйрәмнең "Музыкаль каймак" дип аталган өлешендә һәр класс үзенең матур концерт номерын тәкъдим итте, аларның һәркайсы көчле алкышларга күмелде. Чараны 10 нчы сыйныф укучылары бик зәвыклы итеп алып бардылар. Сөмбеләләр төрле номинацияләр буенча җиңүгә ирештеләр, ә һәр класска шулай ук урыннар билгеләнде.
Икенче көнне 1-4 класс укучылары өчен "Хуш киләсең,Сөмбелә" дип аталган кичә үткәрелде. Кичәне Айзирә Хәбип кызы һәм 3 нче класс укучылары алып барды. Алар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Сөмбеләгә ипи-тоз тапшырдылар, матур теләкләрен юлладылар. 2 нче класс укучылары "Винегрет "дип аталган монтаж-скетч тәкъдим иттеләр. Яшелчәләрнең витаминнарга бай булуы, аларны туклану рационында кулланырга кирәклеген үз чыгышларында үтемле итеп әйтеп һәм күрсәтеп бирә алдылар. 1 нче һәм 4 нче класс укучыларының концерт номерлары тамаша кылучыларның күңеленә хуш килде. Әнә шулай бик күңелле булып узып китте Сөмбелә бәйрәмебез. Ә көз әле үзенең хакимлек итүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев