Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хыял һәм чынбарлык

Нинди генә һөнәр ияләре булырга хыялланмый идек без мәктәп парта араларында утырган чагыбызда! Табиб, укытучы, сыер савучы, шофер, милиционер... Берничә егетебезнең трактор "капитаны" булабыз дип мактанганнары да хәтердә... Сораштыру ни сөйли? Ә хәзер? Бүгенге замана баласына шундый сорау белән мөрәҗәгать итсәң, исемлекнең булачак "юрист"лар, "адвокат"лар, "табиб"лар, "икътисадчы"лар, "энергетик"лар белән тулачагы...

Нинди генә һөнәр ияләре булырга хыялланмый идек без мәктәп парта араларында утырган чагыбызда! Табиб, укытучы, сыер савучы, шофер, милиционер... Берничә егетебезнең трактор "капитаны" булабыз дип мактанганнары да хәтердә...
Сораштыру ни сөйли?
Ә хәзер? Бүгенге замана баласына шундый сорау белән мөрәҗәгать итсәң, исемлекнең булачак "юрист"лар, "адвокат"лар, "табиб"лар, "икътисадчы"лар, "энергетик"лар белән тулачагы көн кебек ачык. Нефть табу өлкәсендәге техник белгечләргә дә илебез кытлык кичермәс шикелле. Нинди генә һөнәрләр юк хәзер! Берәр кыздан, сыер савучы булып, хуҗалыкта гына эшләргә калмыйсыңмы, дигән сорау белән авызыңны ачып кара!..
Әлбәттә, аларны да аңларга була. Кем әйтмешли, һәрнәрсә акчага корылган чорда, хуҗалыкның 3 тиене өчен бил бөгәргә үстермәгән лә аны газиз әнкәсе!
Әле беркөнне районның ФОРПОСТ оешмасы директоры Илшат Габделхәев бүлмәбез ишеген шакыды. Кызыклы хәбәре бар икән. 9-11 сыйныф укучыларыннан мәктәпне тәмамлаганнан соң нинди һөнәр үзләштерергә теләүләре хакында сораштыру уздырганнар алар. Нәтиҗәләре уйландырырлык. Әлеге сораштыруда 114 укучы катнашкан. Авыл җирлекләрендә яшәүче балаларның күпчелеге югары белем алырга омтыла, бик азы гына хәрби сафларга бару, эшкә урнашу хакында уйлана икән. Район үзәге мәктәпләрендә укучыларның бу сорау буенча фикерләре башкачарак: күпчелеге училищеларда, техникумнарда укуларын дәвам итәргә, шулай ук югары белем алырга дип фикер йөртә. Эшлисе килү теләге бик азларында гына. Ә менә бер генә егет тә армиягә бару ягында түгел... Укучыларның күбесе районда күпкатлы йортлар, күңел ачу үзәкләре, аквапарк кебек ял урыннары, боулинг уйнар өчен махсус заллар, заводлар төзелсен, халыкның яшәү шартлары яхшырсын иде, дип хыяллана. Шактые эш урыннары кирәк, дип җавап биргән. Авыл балалары минималь хезмәт хакына да эшләргә теләк белдерсә, район үзәгенекеләр хезмәткә максималь дәрәҗәдә түләнсә, торак белән тәэмин ителеш булса, юллар төзекләндерелсә генә үз җирлекләренә эшкә кайту мөмкинлеген яшермәгәннәр.
Сораштыруда катнашучы укучыларның күпчелегенә һөнәр сайлау буенча әти-әнисе ярдәмгә килә икән. Бары тик берничәсе генә үз ихтыяры белән теләгән уку йортын сайларга җыена.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 27 февраль, 2013 15 (9761) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев