Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәзер машина йөртү таныклыгын теләсә кайчан алмаштырырга ярый

Машина йөртү таныклыгы алу кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр: - Беренче мөһим яңалык: машина йөртү таныклыгын күпфункцияле үзәкләрдә алмаштыру мөмкинлеге. Хәзер йөртүче документларны үзәккә тапшырыргамы, әллә элеккечә ЮХИДИ бүлекчәсенәме икәнен үзе хәл итә. Монда шуны истә тоту кирәк: күпфункцияле үзәктә документларны кабул итәләр һәм, әзер булгач, сезгә тапшыралар гына. Ә таныклык барыбер...

Машина йөртү таныклыгы алу кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр:
- Беренче мөһим яңалык: машина йөртү таныклыгын күпфункцияле үзәкләрдә алмаштыру мөмкинлеге. Хәзер йөртүче документларны үзәккә тапшырыргамы, әллә элеккечә ЮХИДИ бүлекчәсенәме икәнен үзе хәл итә. Монда шуны истә тоту кирәк: күпфункцияле үзәктә документларны кабул итәләр һәм, әзер булгач, сезгә тапшыралар гына. Ә таныклык барыбер ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәлә. Шуңа күрә бу эш берничә көнгә сузылырга мөмкин. Ә ЮХИДИ бүлекчәсендә аны берничә минут эчендә алмаштырачаклар. Яңалык озын-озак чиратларны киметү һәм гражданнарга уңайлык тудыру максаты белән кертелгән. Күпфункцияле үзәктә таныклык алу өчен имтиханнарга язылып булмый.
Балигъ булмаган 16-18 яшьлек яшүсмерләргә машина йөртү хокукына ия булу өчен элек әтисенең дә, әнисенең дә рөхсәте таләп ителсә, яңа үзгәрешләр буенча, берсенең ризалыгы да җитә.
- Россия милли машина йөртү таныклыгын алмаштыру элек аның срогы чыгарга ярты ел калгач яисә бөтенләй чыккач кына мөмкин иде. Ә вакытыннан алда алмаштыру таныклыкны югалткан, яраксыз хәлгә килгән очракта гына ярый, һәм аның өчен башта документның югалуы турында гариза язу кирәк булган. Хәзер йөртүче аны теләсә кайчан, сәбәбен аңлатып тормастан, алмаштыра ала. Өстәп, сәламәтлегең турында тиешле белешмә белән килсәң, аны шундук 10 елга озынайталар. Белешмә булмаганда, йөртү хокукы элекке срокка бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев