Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Хәзерге тормыш – оҗмах ул”

Безнең Актаныш районында бүгенге көнгә 90 яшь бусагасын узган 205 өлкәнебез гомер кичерә икән. Усы авылында туып-үсеп, шунда яшәгән Кәшифә әби Солтанова да 10 декабрь көнне озын гомерлеләр сафын тулыландырды. Чабаталы балачак еллары, ачлык-ятимлек белән сынаган сугыш чоры михнәтләре, колхоз эшендә таякка яки киләчәктә булачакка өметләнеп эшләгән авыр кул хезмәте,...

Безнең Актаныш районында бүгенге көнгә 90 яшь бусагасын узган 205 өлкәнебез гомер кичерә икән. Усы авылында туып-үсеп, шунда яшәгән Кәшифә әби Солтанова да 10 декабрь көнне озын гомерлеләр сафын тулыландырды. Чабаталы балачак еллары, ачлык-ятимлек белән сынаган сугыш чоры михнәтләре, колхоз эшендә таякка яки киләчәктә булачакка өметләнеп эшләгән авыр кул хезмәте, кайчандыр күз алдына да китереп булмаган бүгенге техника заманы - бер кеше гомеренә барысы да сыйган.
- Зинданда кебек яшәгәнбез икән. Җәяүләп Минзәләгә барып, бәләкәй чана белән икмәк ташый торган идек. Әнкәй белән 60ар капчык икмәк алып кайткан чаклар булды. Олыимән буена барып, көне буе тал кисеп, арып-талып эшләгәч, җәяүләп кайткан көннәр бер дә онытылмый. Бөтен нәрсә талонга чакта, киндер күлмәкләр киеп, кибеттә тоз-шырпылар саткан вакытлар бар иде. - Кәшифә әбинең хәтере әйбәт - үткәндәге авырлыкларны яхшы хәтерли. - Боларны сөйләсәң, сөйләп бетерерлек түгел. Бер тарих алар. Хәзерге тормыш - оҗмах ул. Инде елларга иминлек бирсен, сугыш чорлары күрергә, киләчәк буыннарга без күргәнне күрергә язмасын!
Авырлык кичергәннәр рәхәт тормышның кадерен белә. Кайчандыр бер телем икмәкне кулга тотып карау, хуш исен иснәү дә зур бәхет булган чакларны; йөри-йөри табаннар кызышып, аяклар арып, шешенеп, Минзәлә, Чаллы юлларын таптап, юлны тоймас хәлгә килгән вакытларны; кул белән басуда чүп утаган көннәрне яхшы хәтерли алар. Үзен белә башлауга авыл баласы хезмәткә тотынган. Өйдә, ихатада, мал-туар арасында йөреп, хезмәт мәктәбе узган. Үсеп, аякка басып, үзе гаилә коргач, балаларына, соңрак оныкларына эш тәрбиясе биреп, хезмәт аша дөнья көтәргә өйрәткән.
- Бәләкәйдән Тау асты бүләгенә җиләккә йөрдек. Зерә күп була иде. Тау астын Киров һәм Усы ягына икегә бүләләр. Кировлылар икенче якка чыгармыйлар. Менә шунда төшкә кадәр ике, төштән сон тагын ике чиләк җиләк җыя торган идек, - дип сөйли инде үзе алты дистәсен тутыручы кызы Альбина. - Әнкәй безнең балаларны да хезмәт белән тәрбияләде: җәйләрен кунакка кайткан оныкларын: торыгыз, тор, сәгать җиденче ярты җитте инде, әнә кояш кая күтәрелде, бозауны төшереп бәйлисе, бәбкәләрне куасы бар, торыгыз, дип уята иде. Балаларны хезмәткә өйрәтеп үстергәне өчен дә рәхмәтле без аңа!
Усы авылы егете Фарса абый белән Кәшифә әби 1951 елда гаилә корып, 57 ел бергә тигезлектә гомер кичерәләр, ике ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары барысы да исән-сау, гаиләле, инде үзләре оныклар карыйлар. Бабайның гүр иясе булуына 8 ел тулып киткән. Кәшифә әби бүген күрше нигездә генә йорт җиткергән улы Фазыл һәм килене Наилә тәрбиясендә.
- Көненә әллә ничә кереп чыгам әнигә, янына утырып бер чәшке чәй эчсәң дә, рәхәт булып китә, - ди улы Фазыл. Шулай, 5 яшьтә дә, 55тә дә, хәтта 65тә дә әни кирәк адәм баласына. Аның исән-саулыгын күрү, янәшәсендә булу, бер сөйләшеп утыру да олы бәхет. Кәшифә әби исә 90 яшендә дә үз-үзен менә дигән йөртә, теле йөгерек, хәтере җитез, күз-колаклар сөбханаллаһ! Бәйрәмгә бар балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган, Чаллыдан үзе дә 88 яшен тутырган бертуган сеңлесе Фәймә кайткан. Бүләк-чәчәкләргә күмелгән Кәшифә әбигә бер оныгы бүләккә шигырь, берсе җыр алып кайткан - өйдә бәйрәм гөрли. Район башлыгы Фаил Камаев та ихлас теләкләрен юллап, юбилярга бәйрәм күчтәнәчен һәм илбашы Владимир Путин имзалаган котлау хатын тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев