Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иң аз хезмәт хакы - 30 мең сум!

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский минималь хезмәт хакын арттырырга чакырды.

Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язган. Сәясәтче коммерция структураларында һәм дәүләт корпорацияләрендәге югары хезмәт хакларына бәйле халыкта канәгатьсезлекнең үсүенә игътибар итте. "Минималь хезмәт хакы - аена 30 мең сум. Бу көненә бер мең сум", - дип белдерде ул.

Аның фикеренчә, әгәр уртача хезмәт хакы 70 мең сум булса, максималь хезмәт хакы 500 мең сумнан артмаска тиеш. Президент барыннан да күбрәк ала - 700 мең сум, депутатлар - 500 меңнән артык түгел", - дип тәкъдим итте Жириновский.

Парламентарий шулай ук артык табышка бердәм салым кертергә кирәк, дип саный. Ул салымны медицина һәм мәгариф тулысынча бушлай булсын өчен шушы тармаклар ихтыяҗларына тотарга мөмкин булачак.

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев