Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җиңү бүләк иткән сөенечле көн

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә ел узды. Бер кеше гомере диярлек. Шатлыклы Җиңү авазы астында дөньяга килгәннәр дә бүгенге инде әби-бабайлар. Сугыш ачысын татыган ветераннарыбызның күбесенә әлеге көннәрне күрергә насыйп булмаса да, күпләр "Үлемсез полк" сафларында Җиңү Парадында катнашты. Алар, аларның батырлыгы мәңгелек! Сагышлы да, шатлыклы да бәйрәм ул....

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә ел узды. Бер кеше гомере диярлек. Шатлыклы Җиңү авазы астында дөньяга килгәннәр дә бүгенге инде әби-бабайлар. Сугыш ачысын татыган ветераннарыбызның күбесенә әлеге көннәрне күрергә насыйп булмаса да, күпләр "Үлемсез полк" сафларында Җиңү Парадында катнашты. Алар, аларның батырлыгы мәңгелек!
Сагышлы да, шатлыклы да бәйрәм ул. Көн дәвамында утырып яңгыр яуса да, Җиңү ямен, бәйрәм сөенечен баса алмады.
8 май иртәсендә авыл җирлекләрендә узган тантана белән башланып киткән Бөек Җиңү бәйрәме 9 май көнне Актанышның үзәк мәйданында зур чара белән дәвам итте.
Бәйрәм тантанасында районыбыз кунаклары - ТР Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР буенча инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов катнаштылар.
Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады:
- Бүген илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге, иң шатлыклы бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәләр. Шул уңайдан чын күңелдән сезне бу олуг бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, исән-имин булып, күңел тынычлыгы белән озын гомер итүегезне телим.
Бу бәйрәм үзләренең каны, җаны-тәне белән аны якынайту өчен көрәшкән һәм, ниһаять, үз куллары белән Рейхстаг түбәсенә хаклык байрагын кадаган фронтовиклар өчен аеруча кадерле, якын һәм изге. Көнне төнгә ялгап корыч койган, икмәк үстергән, тормыш учагын сүндермичә кадерлеләренең җиңү белән кайтуына өметен өзмичә көткән әниләр, апалар, әбиләр, бабайлар, балалар өчен дә Җиңү бәйрәме аеруча кадерле. Еллар тынычлыгы, тормыш муллыгы алып килгән Бөек Җиңү безнең һәммәбез өчен дә кадерле ядкарь. Дөнья халыклары алдында бөек казанышыбыз.
1945 елны Җиңү китергән сөенечле ул көннән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм хәрәкәтеннән бөтен дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбызның хәтерендә мәңге сакланачак. Илебез күгенең 70 ел аяз булуы өчен без батыр сугышчыларыбызга, яу кырында ятып калганнарга, тыл каһарманнарына мәңге бурычлыбыз, рәхмәтлебез, - дип ассызыклады ул.
Сәхнәләштерелгән тарихи мизгелләр аша янә сугыш ачысын, аннан соңгы авырлыкларны, илбасарлар алдында тез чүкмәгән халкыбызның яшәешен күзалладык. Әлеге чорларны "Яшьлек" мәдәни үзәге янындагы мәйданда ачык һава астында төзелгән музейда да күрергә була иде. Һәр авыл җирлеге әлеге чарага зур әзерлек белән килгән.
Бәйрәмнең төп бизәге - Җиңү Парадында районның барлык оешмалары да төз сафлар белән ветераннарыбызны сәламләде. Биредә, шулай ук, атлар, мотоцикллар, чал тарихлы раритет автомобильләр дә катнашты. Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә дога кылып, Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан авыл җирлекләрендә 14 яңа һәйкәл төзелде. Шулай ук, Пучы авылында Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнар истәлегенә дә мемориал булдырылды. Район үзәгендәге Җиңү паркы да зур үзгәртеп корулар кичерде. Сугышның бар югалтуларын тойган тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына яңа һәйкәл куелды. Якташыбыз, танылган сынчы Халит Миннегалиевнең иҗаты ул.
Бөек Ватан сугышында 27 млн.га якын совет кешесе һәлак булган. Шуларның 12 млн.га якыны - яуда башларын салган, яраланып һаләк булган, хәбәрсез югалган хәрбиләр. Дәһшәтле сугышта татар милләтенең югалтулары 180 мең кешегә якын... Әлеге саннар тәүге тапкыр 1990 елның 8 май көнендә Бөек Җиңүнең 45 еллык юбилеена багышланган СССРның Югары Советы утырышында искәртелгән иде. Хәер, барлык югалтуларны, сугыш елларындагы өзелгән гомерләрне бер Хак Тәгалә үзе генә беләдер.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев