Актаныш

Иң кадерле кешем – әнием

Такталачык авылында яшәүче кадерле әнием Фәйрүзә Гайсинаның 21 ноябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Әнием 1956 елның 21 ноябрендә Сәфәр авылында Мирзаһитовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. "Табигатьнең чырыш кызлары без, Ачылып баручы серле бөре без. Әтиебезнең киләчәккә истәлеге, Әниебезнең сер сандыгы булдык без", - дип әйтәләр...

Такталачык авылында яшәүче кадерле әнием Фәйрүзә Гайсинаның 21 ноябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Әнием 1956 елның 21 ноябрендә Сәфәр авылында Мирзаһитовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала.
"Табигатьнең чырыш кызлары без,
Ачылып баручы серле бөре без.
Әтиебезнең киләчәккә истәлеге,
Әниебезнең сер сандыгы булдык без", - дип әйтәләр дүрт бертуган кыз. Әйе, кызлар гына булган өйдә тынычлык, дуслык, бер-береңә ярдәмләшү, бер-береңнең хәленә керә белү кебек сыйфатлар өстен чыга. Өй эчендә чисталык, пөхтәлек булдыру, ашарга тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү сәләте белән дә аерылып торалар алар. Алда әйтеп кителгәнчә, әни кешенең сер сандыгы әти кешенең төп ярдәмчеләре булып үсәләр кызлар. Ә бабам исә малайлары булмаганга артык исе китмичә, кызларымны бер малайга да алыштырмыйм дип шаярта торган була.
Әнием мәктәп елларын гел бишкә генә тәмамлап, үз көче белән, Минзәлә медучилищесына юл тота. Анда студент тормышы белән янып яшәп, уку елларын хәтер сандыгына салып, 1976 елның мартында Актаныш районына эшкә кайта. Әти-әниләре: "Такталачыкка билгеләсәләр, риза була күрмә, кире як," - дип әйтеп җибәрәләр. Ләкин язмыш үзенекен итә. Аны нәкъ менә шул Такталачыкка акушерка итеп билгелиләр. 1978 елга кадәр хатын-кызлар консультациясен җитәкли. 1978-1979 елларда күз бүлегендә, ә 1979 елдан стационар фельдшеры булып эшли. Табибның уң кулы була. Бөтен төр рецептлар язу, аларны авыруларга аңлату һәм аларны дәвалау аның төп вазыйфасына керә. Бу эшләрне ул һәрвакыт җиренә җиткереп башкара.
Алма агачыннан ерак төшәме? Әбием белән бабама охшап, әнием өлгерлектә, җитезлектә тиңдәшсез булып үсә һәм яши. 1980 елдан ул үзенең мәхәббәтен очрата. Әтием Разил белән тормыш юлын бергә үтәргә сүз куешалар.
Рухың төшсә, күңелеңә
Канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән диюче кирәк.
"Әгәр һәр көнне өеңә ашкынып кайтсаң, анда сине сагынып көтеп торсалар, көтеп торучы барлыгын белеп кенә яшәү дә зур бәхет", - ди әнием.
Бәхет ул - сине сөеп баккан анаң,
Бәхет ул - кайтып керер бусагаң.
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.
Әнием безнең бәхетле кеше. Менә шундый пар тормышта юбилей көненә аяк атлый ул.
Пар канатлар һәрчак бик кадерле,
Тормыш сукмакларын үткәндә.
Каерылмасын һич тә канатыгыз,
Яшьләрегез йөзгә җитсә дә.
1981 елда уртак мәхәббәт җимешләре уллары - мин дөньяга килгәнмен. Шул көннән башлап бар булганым гаиләм өчен, балам өчен дип яши әнием.
Бер ягымда - әтием,
Бер ягымда - әнием.
Уңымда да, сулымда да
Таянычым бар минем.
Яклар кешем бар минем, - дип горурланып яшим мин.
1982-1990 елларда ул амбулатория фельдшеры хезмәтен башкарды. Төз гәүдәле, хезмәтенә җаваплы, намус белән караучы, үз гомерендә төрле язмыш сынауларына сынатмый, авырлыклар алдында сыгылмый, көчле рухлы булып кала алган, тырышлыгы, тынгысызлыгы белән кешеләргә бик күп яхшылыклар эшләүче әнием. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа.
Шәфкать туташы тормышы тоташ көрәштән генә тора. Авыру белән көрәшүдән тыш, үз сүзеңнең дөреслеген раслау өчен әнә шундый көчле рухлы, белемле, киң эрудицияле дә булырга кирәк. Авырулар күңеленә изгелек өләшүче, ышаныч тудыручы кебек сыйфатлар да кирәк, ә бу санап кителгән сыйфатлар әниемдә артыгы белән.
Бер карашка бераз кырыс характерлы тоелса да, аның рухи дөньясы бик бай. Ул шундый юмарт, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучан. Төннең кайсы вакыты булуына карамастан, ул авыруларга ярдәм кулы сузмый калмый, бусагадан атлап кергән кешегә киңәшен, кирәк икән беренче ярдәмен күрсәтеп җибәрә.
1990-2005 елларда өлкән шәфкать туташы булып эшли. Аның күп санлы Мактау кәгазьләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, медицина конкурсында II урынны алуы, 5 ел саен белемен күтәреп, югары дәрәҗәдәге шәфкать туташы исеменә лаек булуы аның хезмәтенә бәяне күрсәтеп тора.
Үземнең рәхмәт хисләремне шигъри юллар белән төгәллисем килә.
Районда бар бер авыл -
Исеме булыр Сәфәр.
Ерак сәфәрләргә чыксаң,
Әйләнеп үт әле берәр.
Бабам Рәис, әбием Галимә,
Дүрт кыз үстерделәр бергәләп.
Дүртесе дә менә дигән кызлар,
Еш очрашалар алар бергәләп.
Дүртесенең берсе - әнием минем,
Әтием Разил бәхетенә булган бит.
Гаилә корып матур яши алар,
Тормышлары балкып тора бит.
Мин дә үстем, үзем дөнья көтәм
Мәшһүр мәркәзебез Казанда.
Сагынганда кайтып хәл белешәм,
Кайтып китәм һаман-һаман да.
Әнием, гел матур кал,
Сәламәт бул өлкән яшьтә дә.
Гаиләдә әйбәт әни булдың,
Сынатмыйсың бит син эштә дә.
Әтием белән озак, тигез яшә,
Санама син үткән елларны.
Азсынма да һәм дә күпсенмә дә,
Ходай биргән сиңа аларны.
Бәхет, шатлык, муллык
Юлдаш булсын,
Йөзләр һәрчак көләч булсын,
Дуслар булсын дөнья
көткәндә.
Туганнар да һәрчак бердәм булсын
Тормыш сынауларын
үткәндә.
Юбилеең котлы булсын, әнием!
Бу матур теләкләргә әтием дә кушыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: