Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иң кадерлем – Әнием

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки "әни" дигән сүз...

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Без дә бик бәхетле балалар, чөнки яныбызда иң кадерле кешебез - әниебез бар.
Әниебез Зәйтүнә Галимҗан кызы Дәүләтова 1956 елның 1 сентябрендә Пучы авылында биш балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Пучы урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Диплом алып туган авылына кайта. Пучы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып 32 ел эшли. Ул үз һөнәрен, балаларны бик тә яратып эшләде. Укучыларның, ата-аналарның, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулады. Бүгенге көнгә кадәр алардан рәхмәт сүзләре ишетеп яши.
1982 елда Әнәк авылы егете - әтиебез Рифкать белән гаилә корып, алар матур гына яши башлыйлар. Ике кыз һәм бер ул кадерләп үстерәләр алар. Әниебез - дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән җылытып яшәүче, безнең өчен һәръяклап яшәү үрнәге. Иң яхшы сыйфатларының берсе - сабыр булуы, түземлелеге. Ул безгә гел, барысы да яхшы булыр, ди. Шул сүзләре белән әни бездә яшәүгә ышанычны, өметне тагын да арттыра. Мин аның уңганлыгына, тырышлыгына сокланам. Бар эшен дә җиренә җиткереп башкара.
И әни... Ничек өзелеп яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, hәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый. Арыган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, үбәсе килә, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә...
Кадерле әниебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Син булганда безгә ничек рәхәт,
Кояш та бит бездән көнләшә.
Без бәхетле, әни, бик бәхетле,
Син булганда һәрчак янәшә.
Сәламәт бул, әни, гел шат яшә,
Бәхет кунсын күңел түреңә.
Пар канат булып әти белән,
Армый атла гомер үреңә.
Гомерең булсын куанычлы,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка ачмасын.
Ходай сине бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев