Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җиңү көнен гади итеп...

Бүген илебезнең Бөек Җиңү 75 еллыгы онлайн рәвештә билгеләп үтелде

undefined

Бүген илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын онлайн рәвештә билгеләп үтсә дә, авыл җирлекләрендә яу кырында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салынып, алар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчесе һәм урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп директорлары, оешма-предприятие җитәкчеләре дә барлык саклык чараларын күреп, Җиңү паркына әлеге истәлекле датаны билгеләп үтәргә җыйналды.

Энгель Фәттахов барлык райондашларны Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, үзенең ихлас теләкләрен ирештерде.

-Бөек Җиңүнең 75 еллыгын шушындый шартларда, гади генә итеп билгеләп үтәрбез дип кем уйлаган. Коронавирус үзенең тискәре йогынтысын ясамый калмады. Әмма әлеге бәйрәмнең әһәмияте югалмый. Киресенчә, арта гына бара. Кайберәүләр тарихны башкача язарга теләсә дә, без киләчәк буыннарга аны дөрес итеп аңлатып калдырырга тиеш. Җиңү бәйрәме шушы пандемия тәмамлангач, зурлап билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин да үз чыгышында ассызыклап әйтте. Барыгызны да тагын бер тапкыр бәйрәм белән тәбрик итәм. Илләребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын, -диде ул.
Яу кырыннан кайтмаган, кайткач бакыйлыкка күчкән яугирләр рухына багышлап районның имам-хатыйбы Руслан хәзрәт дога укыгач, алар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

 

Язманың тулы варианты газетабызның киләсе санында

undefined

 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

 

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев