Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иң мәртәбәле бәйгедә чыгыш ясау өчен Илдар Хәкимовка кем ак костюмын биреп торган?

«2003 ел, февраль ае. Без ике студент. Илдар Илһам Шакиров исемендәге Халыкара Татар җыры конкурсында катнаша. Икенче турны үткәч, залда ул вакытта мәдәният министры булган Зилә Рәхимьяновна Илдарны чакырып алды да, киләсе турда «Әллүки» җырын акапелла башкарырсың, дип әйтте. Аннан Илдардан «Костюм чалбарның бармы?» – дип сорады .

Илдар, әйе бар, кара чалбар белән күк төстә пиджак бар дигәч, бер төсле генә, ак төсле булса яхшырак булыр иде, диде. «Кая әле, кая, минем малай нәкъ синең буйда, бәлки бездән килеп алырсың?» – дигәч Илдар оялып, юк инде, үзем табам, диде. 
Базардан чыгып эзләдек. Туры килгәне булмады. 
Искә төште, без ул вакытта эшләгән «Барс Медиа» компаниясендә продюсер Фәрит Таишев, күптән түгел нәкъ шундый костюм белән чыгыш ясаган иде. Ну нишлисең бит... Шалтыраттык. «Ярый, без проблем, килегез, бирәм», – диде. Шулай итеп, Илдар шушы костюм белән чыгып гала концертта җырлады. Размеры зуррак иде, күренәдер инде. Җырлап беткәч, сәхнәгә беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев белән Илһам абый Шакиров чыгып, котлап, Илдарга Гран-При премиясен тапшырдылар. Шундый куанычлы мизгелләр иде! Хәзер искә төшерсәң, хатирә инде. Шуннан соң Илдарга ак пиджак белән чалбар эзләп табып алып куйдык», – дип яза Гүзәл Уразова үзенең инстаграм битендә. 
 
Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/ildar-khkimovka-ak-kostyum-alu-tarikhy
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев