Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иң татлы хезмәт җимешләре

Җәйнең кыл уртасы җитте, Тәкыя үрә болын. Күбәләкләр белән уйнап, Йөгерә нәни колын. Шулчак кошлар җыр сузалар, Яфраклар лепердәшә. Сөн буйлары аны бүген Сердәш булырга дәшә. Әйе, Сөн буеның бөдрә таллар җырын тыңлап үскән Светлана Ихсангали кызы. Җәй җиттеме - туган авылы Тыңламаска ашкынып кайта. Балачакта бөрлегәнен, баланын җыеп үскән...

Җәйнең кыл уртасы җитте,
Тәкыя үрә болын.
Күбәләкләр белән уйнап,
Йөгерә нәни колын.
Шулчак кошлар җыр сузалар,
Яфраклар лепердәшә.
Сөн буйлары аны бүген
Сердәш булырга дәшә.
Әйе, Сөн буеның бөдрә таллар җырын тыңлап үскән Светлана Ихсангали кызы. Җәй җиттеме - туган авылы Тыңламаска ашкынып кайта. Балачакта бөрлегәнен, баланын җыеп үскән хуш исле болыннарын, коенып үскән Сөн елгасын сагына, бик сагына ул. "Әй балачак сукмаклары, Сөннең йөгерек сулары! Яланаяк кайнар комнарында йөгереп йөргән нәни кызчык тагын сезнең белән. Сез инде бераз үзгәрсәгез дә, минем күңелдәге хатирәләр, сагыну хисләре - барысы да элеккечә," - дип тибрәнә аның күңел кыллары. Күңелдә балачакның якты истәлекләре яңара, яшьлек еллары йөгереп уза.
Ә күнел һаман яшь, ә уйлар һаман нәниләр турында. Ничек шулай булмасын: ярты гомер балачак илендә үткән бит. Яшәү матурлыгын, тормыш мәгънәсен балалар арасында тапкан зат ул Светлана Әхмәтова. 35 ел гомерен нәниләр тәрбияләүгә багышлап, "Әтәчкәй" бакчасында хезмәт куя. Һәряклап талантлы, сабыр, таләпчән, балалар күнелен аңлый белә торган Светлана Ихсангали кызы тәрбияче һөнәрен сайлап ялгышмый.
Балачак иле - бәйрәмнәр иле ул. Аның үзе үткәргән бәйрәм иртәләре, күңел ачулар, ачык шөгыльләр балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңелләрендә бик озакка уелып калгандыр. Ә ана теле шөгыльләрен нәниләр түземсезлек белән көтеп алалар, матур тавышлы апалары бүген дә аларны сөендереп, бәйрәмгә тиң шөгыль үткәргәнен беләләр. Нәниләрнең сөйләме гаиләдә формалаша башласа, туган телдә дөрес сөйләшә белергә өйрәтү, татар теле грамматикасын өйрәнүгә нигез салу бакчада дәвам иттерелә. Бу өлкәдә Светлана Ихсангали кызы зур тәҗрибә туплаган тәрбияче. Аның сөйләмне үстерү, туган телне өйрәтү буенча яңа технологияләргә нигезләнеп төзелгән методик эшкәртмәләре, авторлык программалары республика күләмендә яшь белгечләр өчен зур ярдәмлек булып тора.
"Сәләтсез бала булмый," "Кырыгында кырык характер" дип сөйләшергә яратабыз, һәр баланың күңеленә ачкыч табып, кырыгында кырык төрле сәләтен күреп, "Йолдызлык" бәйгеләрендә, оста куллар күргәзмәсендә сәхнә түренә алып менә ул үзенең нәниләрен.
Хезмәтенә күрә мактауга да, хөрмәткә дә лаек ул безнең Светлана Ихсангали кызы. Күп санда алынган Мактау кәгазьләре, дәрәҗәле исемнәр шул хакта сөйли: Актаныш муниципаль районы башлыгы Гранты, Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, республика һәм район бәйгеләрендә җиңүләре өчен мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Ул гаиләдә бик бәхетле. Тормыш иптәше Ригель белән 2 кыз үстерделәр. Кызлары Регина һәм Ирина да, әниләре һөнәрен дәвам итеп, балалар бакчасында эшлиләр. Нәниләрне музыка сәнгате серләренә төшендерәләр. Оныклары Риана белән Иделияне тәрбияләүдә булышу да алар өчен зур бәхет.
Табигатьтә ямьле һәм тәмле җәй уртасы. Бакчадагы алма-чияләр кояш нурында коеналар, өлгергән җиләк-җимешләре борынны кытыклый. Карлыганнар, кура җиләкләре пешкәннәр. Балланды, тәмләнде бакча җимешләре. Ә үзенең гомер бәйрәмен каршылаучы Светлана Ихсангали кызы өчен иң татлысы - аның хезмәт җимешләре. Ул - нәниләрнең шат йөзләре, йөрәк тулы сөенечләре, әти-әниләрнең чын күңелдән әйтелгән рәхмәт хисләре.
Гомер сагышларын юкка гына ел фасылларына тиңләмиләр. Үзенең туган көне җәй уртасына туры килгәнгәме - ул үзе дә җәй кебек җылы, нурлы, сөйкемле.
Кадерле хезмәттәшебез! Сине туган көнең - олы юбилеең, 55 яшең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көзләргә керергә ашыкмыйк әле. Күңелләрдә җәйге кояш җылысы бервакытта да сүнмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев