Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Җиңү волонтерлары» ярдәме белән Татарстанның барлык районнарында «Хәтер бакчасы» акциясе узачак

Парк һәм скверларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар истәлегенә агачлар утыртылачак.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова “Балалар спорты” партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында “Татарстанда “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары “Хәтер бакчасы” акциясен уздырачак. Акция барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла”, дип хәбәр итте. 

"Хәтер һәм дан” елында "Хәтер бакчасы" акциясен барлык муниципалитетларда да уздыру планлаштырылган. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, без агачларны паркларда һәм скверларда утыртачакбыз. Яшьләр бу акциядә катнашсын иде”, - дип сөйләде Захматова. 

Аның сүзләренә караганда, акция Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәреләчәк.

Узган елның 21 гыйнварыннан 20 декабрьгә кадәр чорда Татарстанда “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм иткән. Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның 1195 турыдан-туры сугышта катнашучылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев