Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җиңүчегә тренер кирәк

Аралашу, дуслашу, бергәләп яшәү, үсү, чыныгу, тормышта үз юлыңны дөрес билгеләү. Куян авылында яшәүче Альмир Фахразыевның тормышта ирешкән уңышларын бергәләп уртаклашырга, үсеш юлында килеп туган мәсьәләләрне, авырлыкларны хәл иткәндә янәшәдә булып, эшләгән эшебез, язмаларыбыз белән рухи терәк булырга туры килде. Ә тормышта үз юлын сайлау аның үзеннән генә тора. Зирәк...

Аралашу, дуслашу, бергәләп яшәү, үсү, чыныгу, тормышта үз юлыңны дөрес билгеләү. Куян авылында яшәүче Альмир Фахразыевның тормышта ирешкән уңышларын бергәләп уртаклашырга, үсеш юлында килеп туган мәсьәләләрне, авырлыкларны хәл иткәндә янәшәдә булып, эшләгән эшебез, язмаларыбыз белән рухи терәк булырга туры килде. Ә тормышта үз юлын сайлау аның үзеннән генә тора. Зирәк акыл белән, уйлап, ир-атларча ныклык белән.
Альмир белән танышып, беренче аралашуыбызга биш ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Унбиш яшьлек егет ул вакытта Америкада узган дөньякүләм ярышта катнашып, җиңү белән кайткан иде. Уфа шәһәренең 28 нче махсус коррекцион мәктәбенең VII сыйныфын тәмамлаган үсмер егет белән мәктәп, яраткан шөгыльләре, киләчәккә планнары хакында сөйләшкән идек. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында җиңел атлетика буенча Чиләбедә үткән Россия беренчелегендә дә катнашып, йөгерү буенча - 4 алтын, дзюдо буенча 1 бронза медальгә ия була ул. Гармунда уйный, кубыз чиртә, компьютерны да үз итә.
Әтисе Дамир - фермер, әнисе Зөлһидә бала ялында иде ул вакытта. Быел бәләкәч Гөлзидә беренче сыйныфка укырга керә. Укып, өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләп тә күрсәтте. Зөлһидә апа яраткан хезмәтенә эшкә "Акчарлак" кафесына кайткан, мөдир булып эшли.
Дөнья хәрәкәттә. Альмир да мәктәптә укуын тәмамлап, узган ел туган авылы Куянга кайткан. Егерме яшьлек егет алдында да тормышына юнәлеш бирүче карарлар кабул итү, яшәргә өйрәнү бурычлары алга килеп баскан. Тормыш чынбарлыгы төрле төсмерләр белән балкый бит ул! Укуын тәмамлаганнан соң, эшкә калу мөмкинлеге, шартлар тудыру булачак дип әйтелсә дә, чынбарлык киресен күрсәтә. Альмир бүгенге көндә өйдә генә. Егетнең яшәү урыны Уфа, Башкортстан дип теркәлгән. Бу үз чиратында спорт бәйгеләрендә йөргәндә көйсезлекләр китереп чыгара.
Көче ташып торган, физик нык гәүдәле Альмир - йөгерешче. Россия данын дөнья күләмендә Башкортстан яисә Татарстан республикалары спортчысы буларак яклауда төгәл бер фикергә килү кирәк егеткә. Артыннан йөрергә тәвәккәл кеше, Альмир белән шөгыльләнергә махсус тренер кирәк. Башкортстан тренерлары теркәлү урынын үзгәртмәскә киңәш итә. Аларның да үз максатлары. Актаныш егетен Татарстан данын яклаучы спортчы буларак та күрәсе килә. Менә бу очракта төпле сүз, төпле фикер әйтү Альмирның үзеннән тора.
Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова да Альмирны, Актаныш горурлыгы, ди. Ярышларга алып баруда, исемен танытуда, мөмкинлекләрен тренерларга, хөкемдарларга күрсәтүдә зур көч куя. Республика ярышларында Актаныш командасы составында да катнашканы бар егетнең. Быел да Түбән Кама шәһәрендә җиңел атлетика буенча узган республика беренчелегендә катнашып, Альмир өч төрдә дә беренче урын яулап, өч алтын медаль алды.
- Баштарак барасым да килмәгән иде. Бер ел махсус шөгыльләнмәгәч, чыгыш ясый алмам, нәтиҗә күрсәтә алмам дип уйладым, - ди ул. - Үземне, куркуымны җиңдем. Озынлыкка сикерүдә беренче мөмкинлектә үк иң еракка ыргылдым. Йөгерүдә дә беренче килдем. Туп ыргыту тәҗрибәм юк иде. Аңлатканнарын игътибар белән тыңлап тордым, эшләп карадым - беренчелеккә ирештем.
Альмир өчен әти-әнисе дә шат. Өйдә яту икенче, кешеләр арасында аралашу, чыныгу бөтенләй башка. Көчле, яхшы тренер булганда, гел беренчелеккә ирешү мөмкинлеге бар улыбызның, диләр. Уңышлары өчен горурланалар, сөенәләр. Бар газап, михнәтләрне бергә кичергәч, Альмирның уңышлары бәхетле мизгелләр бүләк итә үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев