Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Идән асты”нда җитештерелә, кулдан сатыла

Кеше сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп булса да, җиңел генә акча эшләргә кызыгучылар кимеми. Ялган хәмер ярдәмендә баерга теләүчеләр һәрчак табылып тора. Контрафакт белән эш итүчеләргә быелдан үз бизнесларын җәелдерү кыенлашса да, алар законны читләтеп үтүнең яңадан-яңа ысулларын эшкә җигә. Контрафакт базары продукциянең арзанлыгы белән алдыра бит. Ихтыяҗ сакланганда...

Кеше сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп булса да, җиңел генә акча эшләргә кызыгучылар кимеми. Ялган хәмер ярдәмендә баерга теләүчеләр һәрчак табылып тора. Контрафакт белән эш итүчеләргә быелдан үз бизнесларын җәелдерү кыенлашса да, алар законны читләтеп үтүнең яңадан-яңа ысулларын эшкә җигә. Контрафакт базары продукциянең арзанлыгы белән алдыра бит. Ихтыяҗ сакланганда тәкъдим дә булачак, билгеле.
Быелның өч аенда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан юк ителгән һәм Росспиртпромга саклауга җибәрелгән контрафакт алкогольнең гомуми күләме 55,3 мең литр тәшкил иткән. Узган елда ул 70,7 мең литр булган. Быелның беренче кварталында ведомство хезмәткәрләре 57 мең литр легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне әйләнештән алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу бер дә куандырырлык түгел. Былтыргы саннар өч тапкырга диярлек зуррак иде.
Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан Россиядә бөтен алкоголь продукциясе күпләп сатып алынганда Спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сату бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (ЕГАИС) аша уза. Бу система алкоголь базарын фальсификаттан чистарту өчен кертелде. 1 апрельгә барлык ваклап сату нокталары да ЕГАИСка кушылып бетәргә тиеш иде. Татарстан Россия төбәкләре арасында бу таләпне тулысынча үтәгән лидерлар рәтендә булды. Әмма ЕГАИС та республикабызны контрафакттан тулысынча арындыра алмады. Зур сәүдә үзәкләрендә бу системаны читләтеп үтеп булмаса да, ялган хәмерне кечкенә кибетләрдә яки кулдан сату дәвам итә.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә хәбәр итүләренчә, нигездә, "идән астында" халыкта популяр булган исерткеч эчемлекләрне җитештерәләр. Беренче урында, билгеле инде, аракы. "Бизнесменнар" Россия җитештерүчеләрен дә, Татарстан брендларын да кулланып эш итә. Алар шешәләргә абруй казанган маркаларның этикеткаларын ябыштырып, продукцияне сыйфатлы дип сата. «Элиталы» эчемлекләр - виски, коньяк, текила, ром да читтә калмый. Бәясе меңәр сумнар белән исәпләнгән продукция арасында да сыйфатсыз товар очрарга мөмкин.
Составында спирт булган лосьоннарны канунсыз сату белән дә акча эшләргә омтылучылар бар.. Составында зур күләмдә этил спирты булган төнәтмә, лосьоннарны (халык телендә алар «фанфурик» дип йөртелә), кайбер затлар исерткеч эчемлек урынына куллана. Тамак чылатырга яратучыларны әлеге лосьоннар арзан бәясе белән җәлеп итә.
- Шундый очракларга тап булсагыз, безнең инспекциягә, яки «Халык контроле» хезмәтенә хәбәр итегез, - дип искәртәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yalgan-hemer-yaman/item/56801-"idәn-astyi"nda-җiteshterelә-kuldan-satyila.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев