Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җиңел машина велосипедта барган баланы бәргән

Бүген, 6 июль көнне Актаныш-Әҗәкүл юлында ВАЗ-21099 җиңел автомашинасы белән велосипед катнашында юл-транспорт фаҗигасе теркәлде.

Велосипед белән идарә итүче бала төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә илтелә. 
-Хәзерге вакытта һәлакәт буенча тикшерү эшләре алып барыла, - диде районның ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов. 

Әлеге фаҗиганең шаһитләре әйтүенчә, 10-11 яшьләр тирәсендәге  өч яшүсмер велосипед белән аскы Актаныш ягыннан Ирмәш авылына таба хәрәкәт иткән. Машина юлыннан барган вакытта балалар велосипед белән шаярышып, төрле хәрәкәтләр дә ясаган. Кыскасы, алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән. 

-Каникул башлангач, балалар иреккә чыкты. Алар өлкәннәрнең күзәтүләреннән башка гына велосипедлар белән урамнарда йөриләр. Балалар да, өлкәннәр дә юл аркылы тиешле урыннардан чыкмыйлар. Машина йөртүчеләр дә тиешле тизлекне сакламый. Шуның нәтиҗәсендә аяныч хәлләр килеп чыга. Каникул чорында велосипедлылар катнашындагы юл һәлакәтләре, кызганычка каршы елдан ел артып бара,  - ди Искәндәр Миргалимов та. 

Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәклеге хакында югыйсә даими язып торабыз. 14 яше тулмаган балаларга юлларда велосипед белән йөрергә ярамаганлыгын да искәртәбез. Әмма боларны колак яныннан гына уздыручылар булып тора шул. Бүгенге юл-транспорт һәлакәте дә шуның ачык мисалы. 
Фаҗига урынында җыелып торган кешеләрнең нишләве белән кызыксынып күрәсең, 7-8 яшьләрдәге бер бала, әлеге дә баягы велосипед белән яныбызга килде. 

-Велосипед белән юлда үзең генә нишләп йөрисең,- дигән сорауга җилкәсен селкетеп, борылып китеп барды. Юлда исә машиналар агымы туктап тормый. Аның белән дә шул хәл килеп чыкмас дип кем гарантия бирә. 

Әти-әниләргә тагын бер кат балаларыгызга игътибарлы булсагыз, аларны күзәтүчеләрсез калдырмасагыз иде диясе килә.

undefined

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев