Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИГЪТИБАР, ОПЕРАТИВ-ПРОФИЛАКТИК ОПЕРАЦИЯ: Россия балалары – 2019

Беренче этабы 17-26 апрель аралыгында, икенче этабы 11-20 ноябрь аралыгында үтәчәк.

Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы республиканың сәламәтлек саклау, белем һәм фән, яшьләр буенча эшләр министрлыклары белән берлектә «Россия балалары – 2019» оператив-профилактик операциясе үткәрә.

Беренче этабы 17-26 апрель аралыгында, икенче этабы 11-20 ноябрь аралыгында үтәчәк. Операция үткәрүнең максаты-балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү һәм булдырмау, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле булган җинаятьчелеккә балаларны җәлеп итү фактларын ачыклау. 


Районның белем бирү йортларында наркомания, аның зыяны, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаять һәм административ җаваплылык турында аңлатыла. Шулай ук уку йортларында балигъ булмаган балалар арасында тест үткәрүләр каралган. 18 яше тулмаган бала төнге ун сәгатьтэн соң әти-әнисез, яки аларны алыштыручы затлардан башка урамнарда, җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш тугел. Йөргэн очракта, әти-әнигә административ беркетмэ төзелеп, районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягэ юллана.   Мәдәният йортлары, башка учреждение җитәкчеләре балигъ булмаган балаларны биналарга керткән очракта, шулай ук административ җавапка тартылалар. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар уздыру дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев